Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Главные новости

Теләчедә прививка ясаткан иң өлкән кешегә 87 яшь

Район үзәк хастаханәсеннән алынган мәгълүматлар буенча, районда 828дән артык кеше коронавируска каршы вакцина ясаткан.

Район буенча коронавируска прививка ясаткан иң өлкән кеше Үзәк бистәсеннән Сәлимә апа Гарипова. Аңа 87 яшь. Гомер буе терлекчелек тармагында эшләгән, биш бала үстергән Сәлимә апа прививканың икенче компонентын да ясаткан. Үзен бүген яхшы хис итә, бернинди дә өзлегүләр булмаган.

“Фельдшерларыбыз Светлана Шигаева, Гөлгенә Галиәхмәтоваларның куллары җиңел булды. Кулларым, аякларым сызлый иде, авырту да басылган кебек тоелды, бер җирем дә авыртмады, бик җиңел кичердем. Һәр кешегә ясатырга киңәш итәм”, - диде вакытлы матбугат белән танышып, радио тыңлап яшәүче Сәлимә апа.

“Әни прививка сала башлауларын ишетүгә үк, кайчан ясатасыз, мин дә ясатам дип берничә тапкыр әйтте. Аз гына сабыр ит, башта без ясатыйк, аннары син дә ясатырсың әни дидек. Үзебез ясаткач, ул да прививка ясатты, Температураң күтәрелергә, кулларың, аякларың сызларга мөмкин дип кисәттек, ләкин ул берни сизмәгән”, - диде үзе дә прививка ясаткан кызы Рәсимә ханым. Сәлимә апа белән яши торган оныгы Нурфия дә коронавируска вакцинация узган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев