Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Главные новости

Теләчедә «Татарстан кроссы-2015» ярышлары узды

26 сентябрь көнне Теләчедә «Татарстан кроссы-2015»ярышлары булып үтте. Ел да үткәрелеп килүче массакүләм спорт ярышы быел да Теләченең үзәк урамында узды. Ярышта олысы да, кечесе дә бик теләп катнашты.

Ярышны ачу тантанасында район башлыгы Илдус Фатих улы Зарипов спортчыларга үз теләкләрен җиткерде:

- Теләче районы спортчылар районы, спорт белән шөгыльләнүне гадәткә кертергә кирәк. Велосипедта йөрисеңме, йөгерәсеңме, чаңгыда шуасыңмы- бары тик хәрәкәттә булырга кирәк. Спортны яраткан кеше -сәламәт кеше. Барыбыз да бүгенгедәй массакүләм спорт ярышларына тартылырга тиешбез,-диде ул.

Ярышлар 3 төркемдә үткәрелде. Ярыш нәтиҗәләре түбәндәгечә:

1 йөгерештә

16 яшькә хәтле кызлар арасында:

1 урында-Домолазова Екатерина (Әбде)

2 урында- Бламыкова Диана (п.Лесной)

3 урында - Шәйхетдинова Азалия (Шәтке)

егетләр арасында:

1 урында- Гобайдуллин Фирдүс (Теләче)

2 урында- Гәләутдинов Рәдиф( Олы Нырсы)

3 урында- Гайбадуллин Илмир (п.Лесной)

2 йөгерештә 16 яшьтән алып 30 яшькә кадәрге хатын-кызлар арасында:

1 урында - Камалетдинова Ләйлә (Әбде)

2 урында - Мифтахова Алия (Олы Мишә)

3 урында - Закирова Гульдана (Олы Нырсы)

ир-егетләрарасында

1 урында- Хәкимов Рафил (ТСОШ)

2 урында- Сафиуллин Мөнәвир (Алан)

3 урында- Динмөхәммәтов Роберт (Әбде)

3 йөгерештә 30 яшьтән өлкәнрәк хатын-кызлар арасында:

1 урында- Мәүләвиева Гөлнара (Райгаз)
2 урында - Габделхакова Гөлмирә (РОВД)
3 урында- Шәймәрданова Рәмзия (РДК)

ир-атлар арасында:

1 урында- Хәмидуллин Илнур (Теләче СП)

2 урында- Җаббаров Алмаз (Баландыш)

3урында- Мөхәммәтҗанов Илнур (Прокуратура)

Ин өлкән катнашучы-Дәүләтшин Рәис(Иске Җөри)-1 урында

Иң яшь катнашучылар -Мәхмутова Диләра, Сафина Зәринә, Галимҗанова Камилә, Галиакбәрова Адилә

Призлы урынга чыгучылар Мактау грамоталары һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев