Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Главные новости

Теләчедә яңа завод төзелә

Киләчәктә заводта 24 югары квалификацияле белгечкә эш урыны булачак.

Күпләр бу хакта белмидәдер әле, белсә дә, аннан-моннан, кеше-карадан ишетеп кенә беләдер. Теләче белән Казаклар авыллары арасында төзелеп килүче һәм 2021 елның дүртенче кварталында файдалануга тапшырылып, үз эшчәнлеген башлап җибәрәчәк сыекландырылган газ заводы бу.

Хөрмәтле укучылар, сезне завод төзелеше турында тулырак таныштыру өчен без берничә сорау белән шушы проектны тормышка ашыру өчен оешкан махсус оешма - җаваплылыгы чикләнгән “ТОПГАЗ” ширкәтенең башкарма директоры РӨСТӘМ РАСИХ УЛЫ НУРУЛЛИНга мөрәҗәгать иттек.

- Рөстәм Расихович, әлеге масштаблы проект кайчан тормышка ашырыла башлады? Ни өчен әлеге проектны тормышка ашыру өчен нәкъ менә Теләче районы сайланып алынды?

- Беренчедән, ул республикада пилот проекты булып санала. Ягъни без бу эшкә беренчеләрдән булып тотындык. Икенчедән, ул шәхси проект. Өченчедән, проектның нәкъ менә Теләче районында тормышка ашырыла башлавында ул чактагы муниципаль район башлыгы Илдус Зариповның өлеше, аның шәхси элемтәләренең йогынтысы зур булды. Хәзер аның эшен муниципаль район башлыгы Нәҗип Хаҗипов дәвам итә. Күптән түгел завод төзелеше белән Татарстан Республикасы Премьерминистры урынбасары Шамил Гаффаров танышып китте. Ул завод төзелешенә уңай бәя биреп, күргәннәрдән канәгать калуын белдерде. Шунысы игътибарга лаек, әлеге проектка Татарстанда без беренчеләрдән булып тотынсак та, Россиядә әлегедәй заводларның аналоглары байтак. Ягулык салу станцияләре Түбән Новгород өлкәсеннән башлап, Башкортстан Республикасына һәм Себер киңлекләренә кадәр дәвам итә. Арадан, Ямал-Ненецк өлкәсендә урнашкан иң зур җитештерүчене - “Навотек” ширкәтен атап үтәргә мөмкин. Ул хәзер көнгә 23 мең тонна сыекландырылган газ сата.

- Төзелеш эшләре 2020 елның көзендә башланды дип беләм.

- Әйе, ул вакытта күпмедер дәрәҗәдә җир эшләре башкарылып, мәйданчык булдырылды, вагон-өйчек куелды, мәйданчыкка вакытлыча электр үткәргечләр сузылды. 2021 елның язында төзелеш эшләре тулы куәт алды. Үзегез дә күреп торасыз, булачак завод биләмәсенең һәр почмагында эш кайный, төзүмонтажлау эшләре бара. Инвестицион проектның бәясе 950 миллион сум тәшкил итә. Әлеге сумманың яртысы җиһазлар сатып алуга, аларны кайтартуга һәм монтажлауга сарыф ителәчәк. Биредә монтажланачак җиһазлар Мәскәү өлкәсенең Балашиха шәһәрендә урнашкан ачык типтагы “Криогенмаш” акционерлык җәмгыятендә җитештерелә. Монтажлау эшләрен дә әлеге заводның белгечләре һәм эшчеләре башкарачак. Хәзер заводка таба газ һәм электрүткәргечләре сузыла, бүлгечләр куела. Бу эшләрне Казан шәһәрендә урнашкан Газстройгарант”, “Татэлектромонтаж” һәм “РАНСТРОЙ” ширкәтләре белгечләре һәм эшчеләре башкара.

- Теләчедә сатылачак сыекландырылган газ кемнәр өчен тәгаенләнә?

- Ерак юлларга йөрүче зур йөк машиналары һәм республикабыз кырларында хезмәт куячак егәрлекле тракторлар өчен тәкъдим ителәчәк. Заводта сәгатенә 1,5 тонна газ җитештерелер дип көтелә. Завод үзе төрле-төрле компрессорлардан, чистарту корылмаларыннан, административ бинадан гыйбарәт булачак. Бүген бетон һәм арматуралардан әлеге корылмаларның нигезләре эшләнә. Киләчәктә заводта 24 югары квалификацияле белгечкә эш урыны булачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев