Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Главные новости

Теләчелеләр һәм Сабалылар кабат Сослангерда

28 июль көнне, Теләче һәм Саба районнары длегациясе Марий - Эл Республикасының Сослангер бистәсе янәшәсендә урнашкан Бөек Ватан сугышы елларында хәрби өйрәнү үзәгендә ачлыктан-ялангачлыктан, салкыннан, төрле кыерсытылулардан һәм авырулардан газап чиккән, һәлак булган якташларыбызның рухына дога кылып, алар истәлегенә куелган мемориаль тактага чәчәкләр салып кайтты.

Делегация составында  муниципаль районы башлыгы Нәҗип Хаҗипов, Татарстан Респубикасы Диния Назәрәте рәисе урынбасары, республикабызның баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев,  Теләче, Саба, Кукмара, Биектау, Балтач һәм Мамадыш районнары иммам-мөхтәсибләре дә бар иде. Экскурсия тәмам булгач, районыбызның танылган эшмәкәре Рифкат Шәфыйков һәм аның гаиләсе тарафыннан корбан чалынып Корбан ашы үткәрелде.

Теләчелеләр белән сабалыларның Сослангерда күргәннәре һәм ишеткәннәре турында тулырак “Теләче” газетасының киләсе саныннан укый аласыз.  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев