Теләче Информ

Теләкләр кабул була торган көн

Православие динен тотучылар 19 гыйнварда үзләренең иң зур дини бәйрәмнәренең берсе - Качмануны билгеләп үтте. Борынгыдан килгән гадәт буенча бәйрәмгә каршы көнне чиркәүләрдә су изгеләндерелә, су коену өчен елга-күл өстенә бәке ясала. Качмануда бәкегә төшеп су коену гөнаһлардан чистарыну булып санала, бик күп чирләрдән дәва дигән ышану да яши. оңгы...

Православие динен тотучылар 19 гыйнварда үзләренең иң зур дини бәйрәмнәренең берсе - Качмануны билгеләп үтте. Борынгыдан килгән гадәт буенча бәйрәмгә каршы көнне чиркәүләрдә су изгеләндерелә, су коену өчен елга-күл өстенә бәке ясала. Качмануда бәкегә төшеп су коену гөнаһлардан чистарыну булып санала, бик күп чирләрдән дәва дигән ышану да яши.

оңгы елларда бу көнне су коенучылар аеруча күбәйде, 19 гыйнвар көнне районыбызның Субаш һәм Пановая Гора авылы янәшәсендәге сулык һәм чишмәләрдә су коену йоласы узды.Пановая Гора авылы янәшәсендәге Изге чишмә суын - Тере су чыганагын Теләче һәм Шармыш авыллары чиркәве иерее Артемий атакай изгеләндерде. Су коену йоласын тамаша кылырга Теләче, Үзәк, Ачы, Комаровка авылларында яшәүче православие динендәге райондашларыбыз килгән иде. Шунысы игътибарга лаек, узган җәйдә изге чишмә янәшәсендә өйле су коену урыны булдырылган. Артемий атакай әйтүенчә, биредә Изге чишмә суы инде икенче тапкыр изгеләндерелгән. Беренче тапкыр ул узган ел 13 июльдә Питрау бәйрәме уңаеннан Балыклин иконасы хөрмәтенә изгеләндерелгән булган. Изге чишмә ишегалдын Юрий Пасыев җитәкчелендәге төзелеш һәм ремонт бригадасы төзеп чыкса, коймаларын Валерий Лукин тоткан. Әнә шулай Изге чишмә янәшәсендә кечкенә генә мәдәни-рухи комплекс барлыкка килгән.Төзелеш үзара салым акчасына һәм Шармыш авылы халкы химаясына алып барылган.

- Салкын суда коену мәҗбүри йола түгел, ә һәр кешенең шәхси эше, чиркәү бу гамәлгә каршы төшми, киресенчә, хуплый гына. Чөнки салкын суда коену кеше өчен зур сынау, ул бәкедә коенеп үзенең мөмкинлекләрен барлый, чыныга, тәненә дәва, җанына шифа ала. Изгеләндерү аны тагын да шифалы итә. Су коенуны ихлас күңелдән башкарылган чакта гына тәнгә сихәт иярә, күңелгә җиңеллек килә. Иорданьда су коену - күңелдән дога кылып, өч тапкыр суга чумып алудан гыйбарәт. Әлбәттә, салкын суга керү өчен ният белән тәвәккәллек кенә түгел, сәламәтлекнең дә нык булуы кирәк, - дип аңлатты безгә салкын суда коену гамәлен Артемий атакай.

Шулай ук бу көнне Шармыш авылы халкы, авыл кунаклары Качману бәйрәме уңаеннан Шармыш чиркәвендә узган гыйбадәттә дә катнашты. Соңыннан без суга чумудан курыкмаган берничә райондашыбызның фикерен сораштык.

Лилия Петрова, Ачы авылы:

- Бишенче тапкыр салкын суга кердем. Кышын, нәкъ менә шушы көнне суга керсәң, организмга ел дәвамына җитәрлек энергия туплана икән ул. Пар күтәрелеп торучы суга өч тапкыр кач кылып чумасың, аннан да рәхәте юк! Судан чыккач, шундый җиңеллек сизәсең, гәүдәләр чистарынып, сафланып калгандай була. Күпләр: "Йөрмәгез, салкын тидерәсез бит!" - диләр. Мин куркырлык берни дә күрмим. Киресенчә үзеңне яңадан тугандай хис итәсең.

Ирина Курнаева, Теләче авылы:

- Мин дә икенче тапкыр салкын суга кердем. Суга кергәндә Ходайның сине ярдәменнән ташламавына чын күңелдән ышанырга, үзеңә, якыннарыңа сәламәтлек, имин тормыш, уңышларның мул булуын сорарга кирәк.

Оксана Диңгезбаева, Ачы авылы:

- Качману ул безнең өчен зур дини бәйрәм. Гадәттә, без Питрәч районының Пановка авылы бәкесендә кич белән коенабыз. Бүген дә шунда барачакбыз. Салкын суга керү баштарак куркытса да, соңрак ияләшәсең. Качмануны теләкләр кабул була торган көн диләр бит. Шуның өчен мин дә башкалар белән беррәттән, уй-хыялларымны барлап, теләкләремне әйтеп суга чумам. Суда алай туңмыйсың, чыккач бераз калтырата, анысы. Шуның өчен тиз генә кайнар чәй эчәргә кирәк.

Ильмир Кыямов, Үзәк авылы:

- Милләтем белән татар булсам да, керәшен егете Денис дустым белән беренче тапкыр су коенырга килдем. Чумып чыктык, икебез дә исән-сау. Качману бәкесендә православие диден тотмаганнарга да коенырга рәхсәт ителә. Иң мөһиме - кач кылмаска гына кирәк. Салкын суда коену яхшы тәэсир калдырды. Салкын тиеп, өзлегүләр булмаса, киләсе елда да коеначакмын.

Качману көнендә су керү урыннарында полиция, сәламәтлек саклау һәм гадәттән тыш хәлләрне кисәтү хезмәткәрләре кизү торды. Ә без - йоланың гади тамашачылары кышкы киемнәрдән булсак та, бозлы суда коенучыларга кызыгып, сокланып басып карап тордык. Араларында балалар да, яшүсмер малайлар һәм кызлар да, өлкән буын кешеләре дә бар иде. Ходай аларны шушы сәламәтлекләреннән аермасын.

Фәнил Нигъмәтҗанов.

Автор фотосы

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: