Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Главные новости

Тәүге, тансык очрашу

Бүген район үзәкләштерелгән китапханәләр челтәрендә якташ театр артистлары белән очрашу үткәрелде.

Бөтендөнья татар Конгрессының Теләче бүлеге (җитәкчесе Алисә Дәүләтшина) һәм районның "Ак калфак” хатын-кызлар җәмгыяте (җитәкчесе Зөлфия Ибраһимова) тарафыннан оештырылган җылы, җанга рәхәт һәм тансык чарага мәктәп театрларының нәни артистлары, аларның укытучылары, авыл мәдәният йортлары һәм клублары каршында эшләп килүче Халык театрлары җитәкчеләре чакырулы иде.

Әлегедәй форматтагы очрашуга тәүге тапкыр кунак булып, якташларыбыз, Кәрим Тинчурин исемендәге татар дәүләт һәм комедия театрының атказанган артистлары Алмаз Фатхуллин, Харис Хөснетдинов, Гөлназ Нәүмәтова, артист Айдар Фәтрахманов, Чаллы дәүләт театры артисты Миләүшә Искәндәрова кайтты.

Якташ артистларыбызны иң беренчеләрдән булып, муниципаль район башлыгы Нәҗип Хаҗипов сәламләде һәм алар белән очрашуга чиксез шат булуын әйтеп, әлегедәй очрашуларның дәвамлы булуын теләде. 

Җавап сүзе белән чыгыш ясаган якташ артистларыбыз үзләренең ничек итеп театр дөньясына килеп эләгүләре, артист тормышының кыенлыклары һәм уңайлыклары, татар театрның үткәне, бүгенге халәте турында сөйләделәр. Әлбәттә, очрашудагы сөйләшүдә телебез язмышы да читтә калмады. Бу тема Туган телләр һәм халыклар Бердәмлеге елында аеруча актуаль яңгырады.

Азактан якташларыбыз театр репертуарында баручы спектакльләрдән өзекләр күрсәттеләр. 

Очрашу турында тулырак “Теләче” газетасының киләсе саныннан укып белә аласыз.

Фәнил Гаязов.

Автор фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев