Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Главные новости

Тәүге тапкыр җыелдылар

25 июль - Хәрби диңгез флоты көне.

 Шушы уңайдан, бүген, Теләче авылының үзәк ял паркында районыбызның флот ветераннары җыены булып үтте. Алар флот ветераны, Шәтке урта мәктәбе директоры Александр Ибушев җитәкчелегендә беренче тапкыр очрашып истәлекләр белән уртаклаштылар, районның флот ветераннары оешмасының алдагы эшләрен планлаштырдылар. Җыенда бигрәк тә бергә берләшү, интернетта оешма төркемен булдыру һәм хәрбиләр паркында район чик сакчыларыныкы кебек, флот ветераннарының һәйкәл-обелискысын булдыру мәсьәләләре калку күтәрелде. Азактан флот ветераннары район мәдәният йорты каршындагы Бөек Ватан сугышында һәлак булган якташларыбыз һәм тыл хезмәтчәннәре истәлегенә куелган һәйкәлгә чәчәкләр салдылар. 

Чарада муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Динар Гыйниятуллин белән Теләче авыл җирлеге башлыгы Илдар Мараков катнашты һәм чыгыш ясады.

Бу хакта тулырак “Теләче” газетасының киләсе саныннан укый аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев