Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Главные новости

Тиңдәшсез батырлык

Бөек Ватан сугышы тәмамланып, илебез өстенә тынычлык иңгәнгә 70 ел. Җиңү көненең 70 еллыгын билгеләп үтәргә ветераннар гына түгел, Җир-Ана үзе дә әзерләнде: юлларны, сукмакларны яшеллеккә төреп куйды. Табигать иртәнге якта бераз салкын җиле белән куркытып алса да, соңрак тынычланды.

Һәр елның 9 маенда үзгәрешсез кала торган, күмәкләшеп бәйрәм ителүче күркәм тантана-митингка халык быел аеруча бәйрәм рухы белән җыйналды. Оешма-предприятие хезмәткәрләре, балалар, мәртәбәле кунаклар ил өчен яу кырында көрәшкән якташларыбыз истәлегенә чәчәк бәйләмнәре салды, аларны кабат искә алды. Ә ул көннең кадерле кунаклары, әлбәттә инде - сугыш ветераннары булды. Аларның һәм аларның балалары, туганнарының дулкынлануларын йөзләреннән күрергә мөмкин иде. Шушы тыныч көнне күрә алуларына, гомер көзләренең тынычлыкта һәм хөкүмәт тарафыннан хөрмәтләнүләренә сөенделәр алар. Шул ук вакытта яу кырында ятып калган сугышчан дусларын да юксындылар. Сугышчан җырлар, хәрби биюләр ветераннарның хәтерен кабат яңартты. Муниципаль район башлыгы Илдус Зарипов, ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Ленар Сафин, район ветераннар Советы рәисе Мансур Газизов, Субаш авылында яшәүче сугыш һәм хезмәт ветераны Иван Егоров һәм Теләче урта мәктәбенең 11 сыйныф укучысы Айдар Зәйнетдиновларның тәэсирле һәм рәхмәтле чыгышлары ветераннарыбызны гына түгел, яшь буын вәкилләрен дә битараф калдырмагандыр. Яу кырында ятып калган, яки туган якка кайткач, сугыш яраларыннан туган җир туфрагында башын салганнарны бер минутлык тынлык белән искә алдык. Тәбрикләүдән соң батыр якташларыбыз истәлегенә Мәңгелек ут янындагы һәйкәлгә веноклар салынды. Веноклар салганда яңгыраган ату тавышлары кемне дә сискәндереп җибәргәндер. Бүгенге тыныч тормышның бәхетле балаларына ату тавышларын бәйрәмнәрдә генә ишетергә насыйп булсын. Шул бер генә мизгел дә, тынычлыкның кадерен белергә искәртә кебек. Оешма-предприятиеләрдә хезмәт куючы райондашларыбыз тарафыннан күрсәтелгән театраль күренешләрдән соң күзләр яшьләнде.
(Ахыры 2нче биттә).
(Ахыры. башы 1нче биттә).
Аеруча район үзәк хастаханәсе табибы Ирек Галиуллин белән хастаханә хоры башкарган "Җиңү көне" җыры күңелләрне тәэсирләндерде. Театраль күренешләр һәм районыбыз үзешчән-нәренең зур концерты хөрмәтле ветераннарыбыз, тыл хезмәт-чәннәренә яшьлекләрен искә төшергәндер. Аларның күз яшьләрендә кайтмый калганнарның да хакы бар.
Бәйрәмнең тантаналы өлешеннән соң, сугыш һәм тыл ветераннары чәй табынына чакырылды. Ә спорт сөючеләргә ял паркында төрледән-төрле ярышлар оештырылды, Теләче янгын сүндерү часте хәрбиләре бәйрәмгә килүчеләрне кыр кухнясында пешерелгән карабодай боткасы һәм кайнар чәй белән сыйлады.
Шулай итеп, Бөек Җиңүнең 70 еллыгын да бәйрәм иттек. Кайда гына булсак та, тыныч тормышта алдагыларын да күрергә насыйп булсын. Соңгы елларда сугыш кичкән ветераннарга ярдәм, игътибар артты. Тик кадер-хөрмәткә лаек ил агаларының, ил әбиләренең сафы гына сирәгәя. Шөкер, бүгенге буын ул елларны һәм дәһшәтле сугышта кан койган әби-бабайларын әлегә хәтерли. Ил күләмендә, шул исәптән районда үткәрелгән "Үлемсез полк" акциясе моның ачык мисалы. Шулай да... Алдагы туачак буыннарга бу барып җитәрме? Кешелек хәтереннән аны еллар агымы юып төшермәсме? Ватан сугышындагы Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның мөрәҗәгатендә дә шундый юллар бар:
- Бөек Җиңү зур югалтулар бәрабәренә яуланды. Бу көнне һәр шәһәрдә, һәр авылда, һәр гаиләдә канкойгыч сугышта гомере өзелгән, яу кырында ятып калган, фашистлар кулыннан шәһит киткән, концлагерьларда җәзалап үтерелгән, ачлыктан һәм яралардан, авыр хезмәттән мәңгегә күзләрен йомган һәркемне искә алалар. Әле хәзергә кадәр эзтабарлар, яшьләр һәм ветераннар оешмалары тырышлыгы белән дәһшәт эчендә һәлак булган сугышчыларның исемнәре кире кайтарыла, аларның җәсәде зур хөрмәт белән җирләнә, каһәрле сугышның фаҗигале вакыйгалары турында тарихи дөреслек ачыклана.
Бөек Җиңү көнен дә билгеләп үттек. Тик ветераннар күңелендә бер генә көн түгел, 70 ел яши 1945 елның 9 маендагы Җиңү тантансы!
Фәнил Нигъмәтҗанов

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X