Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Главные новости

Тырышларның берсе

Өч йөздән артык хуҗалыгы булган Олы Мәтәскә авылын чыннан да фермерлар авылы дип атап була. Җирлектә сигез фермер үз эшен башлап җибәргән. Һәр кеше нәрсә дә булса җитештерә, шуны сатып табыш ала.

Әхтәм Кәримуллин да - биредә яшәүче тырыш кешеләрнең берсе. Умартачылык һөнәрен үзләштергән фермер бөтен эшкә дә тотынып карый: бал да аерта, кабак та үстерә, утын да кисеп сата. Хәзер исә ул зурдан кубып сыер торагы төзү эшенә керешкән. Фермерларга ярдәм йөзеннән бирелүче "КФХ базасында терлекчелек фермаларын үстерү" программасында катнашып, Әхтәм Кәримуллин грант ота. Шул акчага авыл читендә маллардан бушаган торакны алып, яңадан төзекләндерергә алына. Торакның бер өлешендә ашлык киптерү склады, икенче ягында терлекләр асрарга исәбе.
- Без алганда торак җимерек хәлдә иде. Стеналарның ишелгән җирләрен кирпечтән өйдек, түбәне тулысынча калайдан эшләдек. Акрынлап булса да эшләр кимүгә таба бара,- ди ул.
Фермер үзенең басу-кырлары белән дә таныштырып йөрде безне. Авыл җанлы булуы, җирне яратуы әллә каян сизелеп тора анда. Быел ул 40 гектар җиренә арпа, 8 гектар җиргә карабодай чәчкән. Арпаның уңышы күзгә күренеп тора, әйбәт булырга ошаган.
- 2012 нче елда-гектарыннан 36 центнер, 2013 тә - 25 центнер, ә узган ел исә бер гектардан уртача 52 центнер уңыш чыкты. Быел да ким булмас, - ди Әхтәм Кәримуллин.
Авыл белән янәшәдә генә ап-ак чәчәкле карабодай басуы шаулап утыра.
- Безнең якларда карабодай үстерүче хуҗалыклар күп түгел, ничек бу эшкә тотынырга булдыгыз? - дип сорыйм кызыксынып.
- Быел кыш көне карабодайга бәяләр нык артты. Шуннан нишләп бездә үстереп карамаска дигән уй башыма килде. Кояшлы көндә монда бал кортлары "мыҗ" килә, карабодай балы булырга охшаган, - ди фермер куануын белдереп.
Чыннан да: "Күз курка, кул эшли", - диләр бит. Хәзер эшләгән кешегә юл ачык, дәүләттән акчалата ярдәм бирелә, район хакимиятендә дә документларны рәсмиләштерүдә тоткарлык юк. Фермерларның эшен җәелдерү максатыннан эшләп килүче район программасы нигезендә 25 башка - биш буаз тана, 50 башка - ун, 100 башка - егерме тана бирелүе күп нәрсә хакында сөйли.
Олы Мәтәскә авылында берсеннән-берсе күреп, нинди дә булса эшне ачып җибәрүче тырыш халык яши. Авылда көне буе трактор гөрелтесе тынмый, кемдер кышка азык әзерли, кемдер икмәк ташый, юл-су кертү кебек эшләр дә тукталмый. Бүген мәтәскелеләргә "Авыл бетә!" дип чаң сугасы юк.
Алсу Җиһаншина
Ирек Сафин фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев