Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Главные новости

Төнге Хоккей Лигасын теләчелеләр ачып җибәрде (Видео)

14 ноябрь көнне Байлар Сабасында Төнге Хоккей Лигасының 5-нче, юбилей сезонының ачылышы булды. Шунсы игътибарга лаек, ачылыш уенында "Любитель" 18+" дивизионыннан бары ике команда - безнең "Теләче" һәм Сабаның "Тимерхан" командалары катнашты. Ачылыш тантанасы бик яхшы, күңелле үтте. Матч башланганчы "Нарат" спорт комплексында искиткеч шоу булды, тәнәфесләр вакытында күңел ачу...

14 ноябрь көнне Байлар Сабасында Төнге Хоккей Лигасының 5-нче, юбилей сезонының ачылышы булды.

Шунсы игътибарга лаек, ачылыш уенында "Любитель" 18+" дивизионыннан бары ике команда - безнең "Теләче" һәм Сабаның "Тимерхан" командалары катнашты.

Ачылыш тантанасы бик яхшы, күңелле үтте. Матч башланганчы "Нарат" спорт комплексында искиткеч шоу булды, тәнәфесләр вакытында күңел ачу программалары эшләп торды.

Киеренке барган уенның нәтиҗәләренә килсәк, уен 2-2 исәбе белән тәмамланды.

Булып узган тантананың һәм хоккей матчының иң кызыклы мизгелләрен сез әлеге видеода карый аласыз:

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев