Теләче Информ

Tөп бүләк - Коръән китабы!

Рамазан аеның соңгы ункөнлегенә дә кердек. Шул уңайдан «Теләчеинформ» мәгълүмат үзәге район мөхтәсибәте белән берлектә дини викторина игълан итә.

Шул сорауларга җавапларны хат рәвешендә 422080, Теләче авылы, Болынлык урамы, 6 А йорты яки редакциянең электрон почтасына юллый аласыз. Җаваплар 16 июльгә кадәр кабул ителә. җиңүчегә төп бүләк - Коръән китабы! Шулай ук һәр катнашучыга да бүләкләр каралган.
Викторина сораулары:

1.Рамазан сүзе нәрсәне аңлата?

2.Таравих намазының хөкеме нинди?

3.Кадер кичәсенең фазыйләтләре, галәмәтләре нинди?

4.Гайбәт, ялган сүз уразаны бозамы?

5.Уразаны боза торган нәрсәләр?

6.Уразаның шартлары нинди?

7.Уразаны тотмаска рөхсәт итә торган сәбәпләр.
8. Ураза ничәнче елда фарыз кылынды.
9. Уразаның нинди төрләре бар.
10. Уразалы кешегә мәкруһ булган гамәлләр.
11. Сәхәрнең савабы хакында хәдис.
12. Уразаның фарыз булуының хикмәтләре.
13. Дөньядагы иң хәерле көн.
14. Ике гает арасында никах укытырга ярамый дигән гыйбәрәне аңлатыгыз.
15. Игтикяф нәрсә ул аның хөкеме.
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: