Теләче Информ

Тормыш итү күпкә кыенлаша

Ел нәтиҗәле узганмы, нинди уңышларга ирешелгән? Бу көннәрдә район хуҗалыкларында баручы хисап-сайлау җыелышларында әнә шундый сорауларга җавап эзләнә. 14 февраль көнне җаваплылыгы чикләнгән "Игенче" ширкәтендә муниципаль район башлыгы Илдус Зарипов белән район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Ралиф Низаметдинов катнашында узган җыелышта да керемнәрне арттыру белән беррәттән, мөмкин кадәр...

- Чөнки табыш алуның төрле юлларын эзләп, һаман саен алга омтылыш булмаганда тормыш итүе күпкә кыенлаша. Өстәвенә, доллар бәясе үсү сәбәпле, азык-төлек кебек үк, авыл хуҗалыгында эшне алып бару өчен кирәк булган техникаларга, запас частьларга, ашламага, ягулык-майлау материалларына бәя күпкә арта, - дип үзенең фикерен җиткерде авыл хезмәтчәннәренә бөтен гомерен авыл хуҗалыгына багышлаган, җитәкче урыннарда эшләгән аксакал Дамир Каюмов.
2014 елда "Игенче" ширкәтендә сату бәяләре белән 92 млн. 84 мең сумлык авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерелгән. Ширкәтнең баш икътисадчысы Раушания Шакирҗанова әйтүенчә, бу узган елгы күрсәткеч белән чагыштырганда 21% ка артыграк, 100 гектар сөрүлек җирләренә 2 млн. 291 мең сум, бер эшчегә күчереп исәпләгәндә 1 млн. 196 мең сумлык продукция туры килә. Продукциянең 41млн. 83 мең сумы, ягъни 44,6 % ы игенчелектә, 51 млн. сумы, ягъни 55,4 % ы терлекчелек тармагында җитештерелгән. 1 сум продукция җитештерү өчен 1 сум чыгым тотылган. Узган ел бу күрсәткеч 1 сум 9 тиен булган.
2014 елда ширкәттә яңарту-төзекләндерү эшләре шактый башкарылган. Куәтле "ДжонДир" тракторы, "Амкадор - 342В" үзтөягече, АБ - 24 маркалы тырма агрегаты, ике данә печән җыю җайланмасы, УАЗ (буханка) машинасы сатып алганнар. Иске административ бинага ремонт ясап, эшчеләр өчен дүрт бүлмәле торак йорт итеп үзгәрткәннәр. Янгын чыгу сәбәпле, түбәләре зыян күргән яңа административ бинага тулысынча капиталь ремонт ясалган.
Хуҗалык белгечләренең чыгышларыннан аңлашылганча, ит-сөт җитештерү күрсәткечләре уңай бәяләнә. Әмма хуҗалыкта ит җитештерү һәм бериш механизаторларның файдалы эш коэффициенты түбән. Сөт сатудан кергән акчаны ит җитештерүнең минуска эшләве каплап бара. Терлек азыгы мул елда бу. Ширкәттә һәр терлектән уртача 700 грамм көнлек үсеш алган булсалар, хуҗалык кассасына өстәмә 3 млн. 766 мең сум акча кергән булыр иде. Сөт җитештерүдән керми калган акча күләме 3 млн. 695 мең сум. Бу акчалар үз чиратында 4 айлык хезмәт хакы һәм салымнарны түләргә мөмкинлек бирер иде. Игенчелектә башкарылган эшләрнең дә артында кеше факторы ята. Бу запас частьларның һәм ягулык-майлау материалларының тотылышында ачык чагыла. Берүк комбайн белән, берүк шартларда эшләүче механизаторларның эш нәтиҗәләре төрле булуы уйланырга мәҗбүр итә. Тизлек режимын сакламаган, әвернәгә уралган үләнне чистартырга иренгән комбайнчы аркасында куәтле "АКРОС - 530" комбайны берничә тапкыр ватылуга дучар булган. Билгеле ки, мондый шартларда артык чыгым сарыф ителә, эш вакыты сузыла. Нәтиҗәдә, хезмәткә ваемсыз караш терлекчегә дә, механизаторга да аз хезмәк хакы булып әйләнеп кайта.
- Хезмәт хакының җитештерүгә бәйле икәнен беләсез. Аны фәкать чыгымнарны киметеп һәм намуслы хезмәт итеп кенә арттырып була. Шуңа күрә үземә хезмәт хакы була дип, зур җаваплылык тоеп эшләргә кирәк, - диде үзенең йомгаклау сүзендә Дамир ага Каюмов. Һәм ул ел дәвамында хуҗалыкта намуслы хезмәт иткәннәргә 5 мең сум күләмендә акчалата премия биреләчәген белдерде. Быел исә намуслы хезмәт өчен бирелүче 1 мең сум акчалата премиягә комбайнчы Хәмит Кәримуллин, тракторчы Гыйльфан Дәүлиев, савымчы Земфира Гыймадиева һәм терлекче Фәрит Мөхәммәтҗанов лаек булды. Тантанада лаеклы ялга чыгучыларга (алар дүртәү!), хезмәт алдынгыларына муниципаль район башлыгының Мактау грамотасы, Рәхмәт хатлары, акчалата премияләр тапшырылды. Бүләкләүләр район мәдәният йорты үзешчәннәренең күңелле концерты белән үрелеп барды.
- Бүген авыл хуҗалыгында, гомумән, илдәге ситуация җиңелләрдән түгел. Беренчедән, бәяләр тотрыксыз, икенчедән, алар арасында диспаритет саклана. Кредит ставкалары көннән-көн артып тора. Үзебез дә һаман нидер көтәбез. Көтеп кенә хәл җиңеләймәячәк. Сезнең бирелеп эшләр өчен ныклы базагыз бар, сездән фәкать тырыш хезмәт кенә сорала, - дип белдерде алдынгыларны тәбрикләү тантанасында район башлыгы Илдус Зарипов.
Фәнил Нигъмәтҗанов.
Автор фотосы.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: