2015 елның язгы кыр эшләре хәере белән тәмамланып килә. Язгы кыр эшләренең һәр көне хезмәт каһарманнарын тудырып кына тора. Түбәндәге механизаторлар соңгы өч көнлек хезмәт нәтиҗәләре буенча иң күп норма-смена эш башкарып, район хакимияте тарафыннан эшләнгән Нигезләмә нигезендә акчалата премиягә лаек булдылар.
Бу көннәрдә аларга премияләрнең сертификатлары тапшырылса, акчалата премияләр тантаналы шартларда авыл Сабантуйларында биреләчәк.
Җир хәзерләүдә:
1 урында - Зиннур Хатыйп улы Касыймов - җаваплылыгы чикләнгән "АгроЛак" ширкәтеннән.
2 урында - Эмиль Ришат улы Хәкимов - "Сөт иле - Теләче" агрофирмасының "Чулпан" бүлекчәсеннән.
Чәчү комплексы белән чәчүдә:
1 урында - Айнур Рафаэль улы Гайнетдинов - җаваплылыгы чикләнгән "Игенче" ширкәтеннән.
2 урында - Газинур Габделбарый улы Гарипов - "Сөт иле - Теләче" агрофирмасыннан.
Гади чәчкечләр белән чәчүдә:
1 урында - Илсур Минләхмәт улы Гыйләҗев - җаваплылыгы чикләнгән "АгроЛак" ширкәтеннән.
2 урында - Илшат Җәүдәт улы Газизов - "Сөт иле - Теләче" агрофирмасының Ленин исемендәге бүлекчәсеннән.
Җаваплылыгы чикләнгән "АгроЛак" ширкәте механизаторы Илсур Минләхмәт улы Гыйләҗев өч көнлек хезмәт нәтиҗәләре буенча иң күп норма-смена эш башкарып, муниципаль район башлыгының Рәхмәт хатына лаек булды.
Нет комментариев