Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Главные новости

Трикодан, йон оекбаштан көрәшсә дә...

Милли көрәш буенча нинди генә ярыш булмасын, команда беренчелегендә Теләче көрәшчеләре гел мактау баскычына менә. Моны иң элек район җитәкчеләренең спортка карашы, көрәшчеләрнең үзләренең дә бабалары-әтиләре данын югары тотарга тырышып, даими шөгыльләнүләре белән аңлатырга кирәк.

Ата-баба дигәннән, Саба - Теләче төбәге көрәшендә атказанган спорт остасы, республикабызның атказанган терлекчесе Наил Хәмидуллин күренекле урын алып тора.
Яшьлегендә ул авылдан, көтү көткән җирдән, трикодан, йон оекбаштан килеп, уңайлы шартлар тудырылган спорт залларында келәмнән чыкмыйча шөгыльләнеп яткан зур титуллы шәһәр көрәшчеләрен җиңеп кайтып китә торган булган. Шул рәвешле аның көрәшче каны, җиңү дәрте белән аралашып, киләчәк буыннарга - ул - кызларына, оныкларына күчкән. Шулай булмыйни, 14 март көнне "Батыр" спорт комплексында татарча көрәш буенча аның истәлегенә үткәрелгән район беренчелегендә оныклары Фирзәр - икенче, Илдар - беренче урынны яулый алыр идеме?! Соңгысының титулларын санап чыгарга газетада шактый урын кирәк булыр иде. Наил абыйның кияүе, Фирзәр, Илдар һәм Ленарның әтиләре, танылган көрәшче Сәгыйть Гыйниятуллин турында әйткән дә юк. Бу көнне, ярышларны рәсми ачу тантанасында ул 2013 елда Казанда үткәрелгән студентларның 27 нче Бөтендөнья Универсиадасын әзерләүдә һәм үткәрүдә үзеннән зур өлеш керткәне өчен РФ Президенты Владимир Путин тарафыннан имзаланган истәлек медале һәм Мактау грамотасы белән бүләкләнде. Әлеге олы бүләкне иясенә муниципаль башлыгы урынбасары Айрат Фәтхуллин тапшырды. Ярышларны ачу тантанасында республика дәрестән соң эшләр үзәге җитәкчесе Марсель Әсәдуллин, Наил абыйның авылдашы, шәкерте, Идел буе федераль округының инвестиция эшләре буенча җитәкчесе Илсур Миннегалиев, Наил абыйның улы Камил Хәмидуллин катнашты һәм чыгыш ясады.
Турнирда катнашучы көрәшчеләрнең саны аз булса да, ярыш бик җанлы һәм мавыктыргыч үтте. Шулай булмыйни, келәмдә тулаем республика, ил , дөньякүләм ярышларда көрәшеп чыныккан, мәйдан тоткан көрәшчеләребез бил алышты бит. Үз үлчәү авырлыкларында (барлыгы алты үлчәүдә) Ралиф Насыйбуллин (Теләче), Ранис Галимуллин (Олы Мишә), Илдар Гыйниятуллин (Олы Мишә), Муса Галләмов (Иске Җөри), Раил Нургалиев (Кече Кибәхуҗа), Раил Мараков (Иске Җөри) чемпион исеменә лаек булдылар. Икенче-өченче урыннарны алучылар да шәп көрәште-көрәшүен. Барысы да танылган, титуллы мәйдан батырлары. Әмма җиңүче берәү генә була шул. Командалар беренчелегендә Олы Мишә, Иске Җөри, Олы Мәтәскә, Теләче, Кече Кибәхуҗа, Айдар авылы җирлекләре алдынгы урыннарга чыкты. Аеруча Олы Мишә егетләре якташлары Наил абый Хәмидуллин алдында зур җаваплылык тоеп көрәште, бу юлы да беренчелекне бирмәделәр. Җиңүче команда буларак, аларга Камил Хәмидуллин хуҗалыгында үстерелгән тәкә бирелде.Турнирның абсолют батыры буларак шундый ук бүләккә Раил Мараков та лаек булды. Икенче тәкә шул ук Олы Мишә авылында яшәүче фермер егет Җәүдәт Гасыймов хуҗалыгында үстерелгән.
Фәнил Нигъмәтҗанов.
РS. Шул ук көнне "Туган авыл" кафесында күптән түгел Биектауда "Ватаным Татарстан" газетасы тарафыннан герой-шагыйрь Муса Җәлил призына үткәрелгән ярышта икенче урынны яулаган район җыелма командасын хөрмәтләү тантанасы булып үтте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев