Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Главные новости

Тәртип сагында

Шундый катлаулы чорда полиция хезмәткәрләреннән зур түземлелек, һөнәри осталык, эзләнүчәнлек таләп ителә. Шуңа да бүген полициядә хезмәт итү өчен физик яктан нык әзерлекле, армия хезмәтеннән юллама белән кайткан һәм оешма-предприятиеләрдә үзен яхшы яктан гына күрсәткән егетләр һәм кызлар кабул ителә. Соңгы елларда Теләче район полиция бүлеге яңарыш кичерә, ул күп...

Хезмәт итүнең беренче көннәреннән үк аларга остазлар ярдәм кулы суза, үзләренең күпъеллык эш тәҗрибәләрен теләп уртаклашалар. Бүген район эчке эшләр бүлегендә кыю, физик һәм һөнәри яктан әзерлекле, халык ышанычын яуларга әзер торучы хезмәткәрләр күп. Шундыйлар рәтенә тикшерү төркеме җитәкчесе Фәридә Әгълиуллина, тикшерүче Екатерина Гыйниятуллина, машина йөртүче Әбүзәр Галиев, юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясе инспекторы Ришат Нәзиров, балигъ булмаганнар белән эшләү буенча өлкән инспектор Резидә Нәҗмиева, оператив дежур хезмәткәрләр - Азат Шәйхетдинов, Алмаз Тимергалиев һәм Рәфыйк Гәрәевләрне һәм башка хезмәткәрләрне кертергә була.
Бүлектә участок инспекторлары белән беррәттән, җинаятьләрне ачу, оператив дежур бүлеге, юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясе, штаб хезмәткәрләре дә бердәй тигез хезмәт куя. Һәр хезмәтнең үз авырлыгы, үз җаваплылыгы һәм үзенчәлеге бар. Район полиция бүлеге быелгы һөнәри бәйрәмне узган елгы шушы чор белән чагыштырганда җинаятьләр саны арткан хәлдә каршылый. Мәсәлән, узган ел бу чорга 30 гына җинаять теркәлгән булса, быел бу күрсәткеч 54 кә җитте. Җинаятьләр саны күбрәк Теләче, Иске Җөри, Үзәк авыл җирлекләренә туры килә. Җинаятьләрнең күбесе милек урлау белән бәйле.
Арада терлек, акча, кесә телефоны урлау очраклары да бар. Шәһәр җирлегенә генә хас булган мошенниклык кебек заманча җинаятьләр дә авыл мохитенә үтеп керде. Мәсәлән, агымдагы елда әлеге төр җинаятьнең 4 очрагы теркәлде. Үзләренә карата берничә тапкыр җинаять кылынса да, безне быел балалар һәм яшүсмерләр арасында җинаять кылучылар юклыгы сөендерә. Кеше үтерү очраклары, кеше сәламәтлегенә зыян китерү кебек авыр маддәләр буенча җинаятьләр санының ким булуы күңелгә беркадәр җиңеллек өстәсә дә, безгә тынычланырга җирлек бирергә тиеш түгел. Хезмәткәрләребез көндәлек профилактика эшенә зур игътибар бирергә бурычлы. Җинаятьне ачуга караганда, аны булдырмый калу хәерлерәк. Хезмәтебездә һәм тормышыбызда район хакимиятенең ныклы ярдәмен тоябыз. Мәсәлән, узган ел участок инспекторларының торак һәм хезмәт шартларын яхшырту максатыннан аларның һәркайсына югары сыйфатлы яңа модульле йортлар төзелеп бирелде. Аларда участок инспекторлары үз гаиләләре белән яши, халыкка хезмәт итәләр. Алга таба аларның хезмәтен тагын да җиңеләйтү максатыннан безнең алда аларны яңа транспорт средстволары белән тәэмин итү бурычы тора.
Кешеләр тынычлыгы, тормыш иминлеге сагында торучы районыбыз эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре, киң җәмәгатьчелек һәм халык ярдәменә таянып, районыбызда законлылыкны ныгыту өчен тагын да зуррак тырышлык куеп эшләрләр дип ышанып калам.
Районыбызның барлык полиция хезмәткәрләрен, эчке эшләр органнары ветераннарын һәм аларның гаиләләрен полиция хезмәткәрләре көне белән ихлас котлыйм, аларга сәламәтлек, бәхет телим.
Айдар Хәйретдинов, район полиция бүлеге җитәкчесе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев