Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Главные новости

Туңарга ирек бирмәделәр

Алдан  хәбәр ителгәнчә,  30 декабрь көнне, кичке сәгатьләрдә  Теләче үзәк ял паркында урнаштырылган Төп Чыршы янында Яңа ел тамашасы гөрләде.

 

 Бу юлы да мәйданга җыелган тамашачыларның күңелен районыбызның үзешчән сәнгать осталары  күрде. Бирегә килүчеләр аларга кушылып җырлады, биеде, кыскасы, рәхәтләнеп күңел ачты. Сез моны түбәндә тәкъдим ителгән фоторәсемнәрдә  күрәсез. Алай гына да түгел, Теләчедә узган яңа тамашасына җырчы, республикабызның атказанган артисты Мөнир Рахмаев белән биюче Ренат Хәйруллин һәм популяр алып баручы, шоумен  Ильмир Ялалов та килгән иде. Аларның энергетикасы тамашачыларга туңарга һич кенә дә ирек бирмәде.

 

Фәнил Гаязов.

Автор фотолары.

Рәсми котлауларны райондашларыбызга муниципаль район башлыгы Нәҗип Хаҗипов җиткерде. Ул үзенең чыгышында Яңа Үгез елын районыбыз халкы авыл хуҗалыгы, сәнәгать өлкәләрендә лаеклы хезмәт белән каршылавын билгеләп узды. Шулай ук мәдәният, мәгариф, спорт, медицина өлкәләрендә дә  ирешкән казанышлары зур булган. Киләсе елны без районыбызның яңадан торгызылуына 30 ел тулу, Туган телләр һәм Халыклар бердәмлеге, Бөтенроссия халык санын алу елы буларак каршы алабыз. Район башлыгы белдергәнчә, әлеге күренекле даталарны, колачлы проектларны лаеклы кашы алу һәм үткәрү һәркайсыбызның изге бурычы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев