Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Главные новости

“Туган җирем-Теләче” фестивалендә Олы Мәтәскә авыл җирлеге үзешчәннәре куйган концерттан репортаж

Район мәдәният йортында баручы "Туган җирем-Теләче" дип исемләнгән сәнгать фестивале концертларына халык актив йөри. Беренчедән, бу районыбызның яңадан торгызылуына 25 тулу белән бәйле булса, икенчедән, анда янәшәбездә яшәүче, эшләүче райондашларыбыз чыгыш ясый. Аларның күбесе безнең хезмәттәшләребез, ул-кызларыбыз, күршеләребез, туганнарыбыз. Шуңа да ул тамашачы күңеленә якын, кадерле. 10 февраль көнне әлеге...

Район мәдәният йортында баручы "Туган җирем-Теләче" дип исемләнгән сәнгать фестивале концертларына халык актив йөри. Беренчедән, бу районыбызның яңадан торгызылуына 25 тулу белән бәйле булса, икенчедән, анда янәшәбездә яшәүче, эшләүче райондашларыбыз чыгыш ясый. Аларның күбесе безнең хезмәттәшләребез, ул-кызларыбыз, күршеләребез, туганнарыбыз. Шуңа да ул тамашачы күңеленә якын, кадерле.

10 февраль көнне әлеге фестиваль кысаларында Олы Мәтәскә авыл җирлеге үзешчәннәре чыгыш ясады. Һәм аны зур уңыш белән үтте дияргә мөмкин. Һәр үзешчәннең чыгышы тамашачыларның көчле алкышларына лаек булды. Мәтәскәләр профессиональ сәхнәдә чыгыш ясаучы якташларын да чакырырга онытмаганнар. Алар Татар дәүләт җыр һәм җию ансамбле солистлары ирле-хатынлы Гөлшат белән Дамир Имамиевлар. Аларның чыгышы Олы Мәтәскә авыл җирлеге өчен зур плюс булса, тамашачылар өчен көтелмәгән бүләккә әверелде. Әлеге концертта Мәтәскә төбәгендә туып-үскән, шунда канат чыгарган һәм зур тормышка юл ярган авылдашлары да аз чыгыш ясамады. Мәсәлән, Түбән Кама районының Кызыл Чапчак авылында яшәп иҗат итүче шагыйрә Рәйсә Ахунова, Алабугада яшәүче һәвәскәр композитор һәм баянчы, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, концертта баян, курай, кубыз кебек уен коралларында уйнап барыбызны да сокландырган Эмиль Хуҗиәхмәтов, Казанда Авиатөзелеш районында 33 номерлы мәктәптә иҗат берләшмәсе җитәкләүче Чулпан Фәйзелгатова, Питрәч районында гомер итүче һәм оста итеп баянда уйнап җырлаучы Рәфыйк Билалов, Казанда яшәп, борынгы гармуннар коллекциясе булдырган, агачтан сыннар кырып ясаучы кабатланамас шәхес Нәҗип Зиннәтовлар әнә шундыйлардан.

Әлбәттә, авылда үсеп, шунда гомер итүчеләр дә кимен куймады, анысы. Аеруча нәни җырчы Илсинә Вәлиуллинаның "Әбием" җыры, Лилия Әхмәтвәлиеваның акапелла жанрында башкарган "Гөлҗамал"ы, Булат Нигъмәтҗанов башкаруындагы "Кошлар тынды" җыры, Лилия Шалканова җырлаган "Наласа авылы көе" истә калды. Ямбулат авылы клубы каршында эшләп килүче "Умырзая" фольклор коллективының "Яшь киленгә чишмә юлын күрсәтү йоласы"н да тамашачы бер сулыш белән карады һәм бик җылы кабул итте. Кечкенә генә авылда зур энергетикага ия үзешчән сәнгать коллективы яши дип кем уйлаган?! Бу очракта: Афәрин ямбулатлар, булдырдыгыз!" - диясе генә кала. Әлеге күренеш узган ел авыл клубларында һәм мәдәният йортларында барган "Уятмакчы булсаң халык күңелләрен" дип исемләнгән сәнгать фестивалендә иң камил тамашаларның берсе буларак истә калган иде. Бу юлы да ул бик күпләрнең күңеленә кәеф күтәренкелеге, рух ныклыгы өстәгәндер. Галиҗәнәп-Сәнгатьнең бөтен матурлыгы да, көче дә әнә шунда.

Концертта башкарылган җырларның, шигырьләрнең җирле авторларныкы булуы да урынлы һәм уңышлы. Кызлар вокаль ансамбль тарафыннан башкарылган "Мәтәскәм - гүзәлем" җыры, моңарчы безне бик күп шигырьләре, мәкәләләре белән сөендереп килгән Миңнегөл апа Хуҗиәхмәтованыкы иде. Халкыбызга милли, сәнгать җанлы балалар - Камил, Чулпан һәм Эмильләрне бүләк итеп киткән ак күңелле фәрештәбезнең урыны оҗмахта булсын. Үзе моннан бер ел элек бакыйлыкка күчсә дә, зур иҗаты безнең белән калды. Үзе иҗат иткән шигырьне югары пафос белән башкарган Энҗе Насыйрованы да без чын мәгънәсендә авыл шагыйрәсе дия алабыз. Безне ул әнә шулай концертларда әледән-әле үзенең яңа шигырьләре белән таныштырып кына калмыйча, аларны тамашачы күңеленә үтеп керерлек итеп җиткерә дә белә.

Билгеле ки, мондый чыгышларны ничек карамыйсың, тыңламыйсың ди инде?! Һәр авылда бар бит мондый талантлар. Алдагы концертларны да карарга киләбез булгач, киләбез. Мәсәлән, мәгълүм фестиваль кысаларында район мәдәният йортында 13 февральдә - Югары Кибәхуҗа, 14 февральдә - Шәтке, 15 февральдә - Олы Мишә, 17 февральдә Үзәк авылы җирлеге үзешчәннәре чыгыш ясаячак.

Фәнил Нигъмәтҗанов

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев