Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Главные новости

Тукай безнең күңелләрдә

“Шатлык” балалар бакчасында да Габдулла Тукай иҗатына багышланган атналык булып үтте.

Бөек шагыйребез Габдулла Тукайның иҗатын белмәгән, укымаган, яратмаган кеше юктыр мөгаен. Аның бишек җырларын тыңлап, әкиятләрен, шигырьләрен сөйләп үсмәгән, белмәгән кешене күз алдына китерү мөмкин түгел. Билгеле, болар барысы да кече яшьтән, гаиләдән, балалар бакчасыннан башлана.

Безнең “Шатлык” балалар бакчасында да милләтебезнең йөзек кашы булган Габдулла Тукай иҗатына багышланган атналык булып үтте. Кечкенә төркемнән башлап әзерлек группасына кадәр бакчабызга йөрүче балалар бу атналыкта бик актив катнаштылар: Тукайның бишек җырларын җырлап курчак йоклаттылар, әкиятләренә нигезләнгән мультфильмнар карадылар, зур төркем балалары үзләренең шигъри осталыкларын күрсәттеләр, әкиятләрдән өзекләр, шигырьләрне сәхнәләштерделәр. Бакчада балалар өчен рәсем конкурсы һәм төрле дидактик уеннар да оештырылды: “Габдулла Тукайның китапларын тап”, “Кайсы әсәрдән”, “Рәсемгә карап хикәя төзибез”, “Серле капчык”. Габдулла Тукайның бүген дә актуальлеген югалтмаган әсәрләре буенча үткәрелгән уеннар балаларны тәрбияләүдә үрнәк, өлге булып тора.  Атналык бакчабыз тәрбиячеләребез һәм белгечләребез тарафыннан әзерләнгән “Тукай безнең йөрәкләрдә” дип исемләнгән әдәби-музыкаль тамаша белән тәмамланды.

Габдулла Тукайның әсәрләре йөзләрчә еллар элек иҗат ителгән булса да, бүгенге көндә дә үзенчәлеге, теле, язылышы, бигрәк тә тәрбияви әһәмияте ягыннан үз кыйммәтен югалтмыйлар һәм, минемчә, киләчәктә дә югалтмаслар. Тукай әсәрләре балаларга телебезнең матурлыгын, байлыгын аңларга, хезмәт сөяргә, туган телебезгә мәхәббәт, әти-әниләргә хөрмәт, тыйнаклык, шәфкатьлек сыйфатлары булдырырга ярдәм итә дип ышанасы килә.

Теләче өченче номерлы балалар бакчасы тәрбиячесе Галия Минһаҗева.  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев