Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Главные новости

Төмән кунаклары - Теләчедә

21 октябрь көнне районыбызга Төмән өлкәсе делегациясе килде. Эшлекле визит белән килгән кунакларны муниципаль район башлыгы Илдус Зарипов, һәм аның ярдәмчеләре каршылады. Төмән муниципаль район башлыгы Светлана Иванова, Ялуторовка муниципаль шәһәр башлыгы Вячеслав Смелик, Ялуторовка муниципаль шәһәр башлыгы урынбасары Сергей Стрельников, Тубыл муниципаль район башлыгы җитәкчесе Юрий Батт иң элек...

Кунаклар полимер һәм көнкүреш сәнәгать товарлары ничек эшләнгәнен, заманча тимер ишекләрнең ясалу процессын карадылар, торба ясау цехында булдылар. Алар экскурсия вакытында биредәге эшнең барышына уңай бәя бирде. Төмәннәр әйтүенчә, Теләче сәнәгать паркы бүген кече һәм урта бизнесны жәлеп итү өчен һәркемгә үрнәк, иң уңышлы индустриаль мәйданчыкларның берсе. Төмән кунаклары, Теләче сәнәгать мәйданчыгында эшнең гөрләп баруына соклануларын белдерде. Төмәннәр районыбыз җитәкчеләрен сорау белән күмделәр. Теләче белән якыннанрак танышу максатыннан делегация Олы Мәтәскә авылында урнашкан Гөлшат һәм Руслан Садыйковларның гаилә фермасында да булды.
Алга таба делегация Теләче авылында яшәүче Сәгыйть Гыйниятуллинның крестьян-фермер хужалыгында булып, алардагы эшнең барышы белән танышты. Төмән муниципаль район башлыгы Светлана Иванова: «Кечкенә генә район, зур шәһәрләрне дә уздыра, шаккатырлык хәл, әйтер сүзләр юк», - диде очрашу барышында. Көн дәвамында кунаклар Югары Кибәхужа авыл җирлегендә Президент программасы нигезендә төзелгән социаль объектларда булдылар. Кече Кибәхуҗа, Шәтке авыл җирлекләре белән якыннан танышты. Иске Җөри авылында урнашкан урта мәктәп бинасы, спорт корылмаларын, Максабаш авылындагы яңа башлангыч мәктәпне дә карап, тагын бер кат үзләренең соклануларын җиткерделәр. Теләченең Магистральная урамында урнашкан күпкатлы йортларның сыйфаты, матурлыгы да аларга ошады. «Теләчеләр матур итеп эшли дә, ял да итә белә икән, сезгә килеп үзебез өчен бик күп мәгълүмат алдык», - диде кунаклар бертавыштан очрашу ахрында.
Эльмира Әхмәтҗанова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев