Теләче Информ

Төрекләр карый, кызыксына...

26 май көнне районыбызда Төркиянең "Кабан Макине" компаниясе вәкилләре булып китте. Компаниянең Идарә рәисе Сәлим Кабан җитәкчелегендәге делегация Теләче сәнәгать паркында булып, биредәге эшнең барышы, резидентларның эшчәнлеге һәм перспектив эш планнары белән таныштылар. Районыбыз кунакларын муниципаль район башлыгы Илдус Зарипов белән аның ярдәмчеләре озата йөрде.

Теләче сәнәгать паркы ил күләмендә үрнәк мәйданчыклардан санала һәм аның киләчәгенә зур өметләр баглана. Ул эшмәкәрләрне мегаполисларга якын булуы, барлык инженерлык коммуникацияләре, электр энергиясенә бушлай кушылу, ташламалы тарифлар, төзелеш алып барганда бушлай җир арендасы һәм башкалар белән җәлеп итә. Биредә хезмәт куячак белгечләргә һәм эшчеләргә аренда тәртибендә бөтен уңайлыклары булган фатирлар төзелүе дә аның өстенлекле яклары булып тора. Кунаклар тарафыннан биредәге эшнең барышына уңай бәя бирелде. Алар әйтүенчә, Теләче сәнәгать паркы бүген кече урта бизнесны җәлеп итү өчен республикада төзелгән уңышлы индустриаль мәйданчыкларның берсе.
Азактан төрек кардәшләребез "Гыйниятуллин" крестьян-фермер хуҗалыгында булып, хуҗалыкның тәрҗемәи хәле, гаилә бизнесын алып бару, чабыш атлары тоту һәм ярышларга әзерләү тәртибе белән танышты.
27 май көнне әлеге делегация "Алабуга" махсус икътисадый зонасы җитәкчелеге белән очрашып, биредә урын алган һәм уңышлы эшләп килүче Төркиянең танылган «Кастамону энтегре», «Хаят Кимья», «Шишеджан», «Джошкуноз» компанияләренең эшчәнлекләре белән таныштылар. Көннең икенче яртысында кунаклар "Чаллы" индустриаль паркында булды.
Фәнил Гаязов.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: