Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Главные новости

Tүземсезлек белән көтәләр

Мәктәпләргә капиталь ремонт үткәрү буенча республика программасын тормышка ашыру максатында быел безнең районда Үзәк урта мәктәбенә ремонт үткәрелә. Бу күләмле һәм җаваплы эшкә гыйнвар аенда субподрядчы буларак "Цереком" ширкәте төзүчеләре алынды. Заказчысы "Главинвестстрой" идарәсе, генподрядчысы "Сәяр" ширкәте булган ремонт эшләрен гыйнвар урталарында башлап җибәрделәр

Мәктәпләргә мондый зур күләмле һәм чыгымлы ремонтлар тиктомалдан гына үткәрелми. Беренчедән, моннан 30-35 еллар элек төзелгән мәктәпләрнең бүгенге торышы мактанырлык түгел. Икенчедән, ул елларда сыйфат төшенчәсе дә җитенкерәмәде. Дөрес, берничә ел элек район бюджеты ярдәме белән әлеге мәктәпнең тәрәзәләре, өлешчә санузеллары, электр җиһазлары алыштырылды-алыштырылуын. Тик бу гына аз иде. Ниһаять, әлеге мәктәпкә дә республика программасы нигезендә күләмле ремонт эшләре үткәрү мөмкинлеге туды. Узган ел әлегедәй куанычлы хисләрне Алан, Шәтке авылларында яшәүчеләр кичергән иде.

Бүген Үзәк урта мәктәбенең иске түбәсе заманча материалга - профнастилга алыштырылды инде. Хәзер төзүчеләр, бригадирлары - Алмаз Гәрәев белән Дамир Гыймадиев җитәкчелегендә мәктәпнең диварын сайдинг материалы белән тышлыйлар. Дивар белән сайдинг арасында җылыткыч материал куелып барыла. Соңрак мәктәп тирәли отмоска ясалачак.
- Бүген егетләр диварларны тышлау белән беррәттән, сыйныф һәм керү, чыгу ишекләрен алыштыру белән дә мәшгуль. Мәктәпнең керү өлешенә демонтаж ясалды. Хәзер яңасын корачакбыз. Түбә вазифасын үтәгән таш, авыр плитәләр менә-менә ишелеп төшәр төсле иде, - диде "Цереком" ширкәте баш инженеры Дамир Зиннуров ремонт эшенең барышы белән таныштырып.
Бюджеты 14 млн. 707 мең сум торган капиталь ремонтның җылылык, канализация, суүткәргечләрне алыштыру кебек үтә мәшәкатьле һәм вак эшләре мәктәптә укулар беткәч башкарылачак. Өлешчә санузел һәм электр җиһазларын алыштыру да планлаштырыла. Мәктәп ремонтына бирелгән финанс средстволарының 4 млн. 600 мең сумы үзләштерелгән инде.
Төзүчеләр бригадасы җитәкчесе Дамир Гыймадиев әйтүенчә, түбә ябу, фасад төрү, отмоска ясау эшләрен алар апрель азагында төгәлләячәкләр. Бу уңайдан төзүчеләр Рамил Хәсәнов, Азат Кәримуллин, Ренат Садриев, Ильмир Гыймадиев, Ильяс Кәримуллин зур өлгерлек һәм тырышлык күрсәтеп эшли.
- Эш күләме билгеле. Төзелеш материалларына кытлык кичермибез. Шул сәбәпле, биредә эшнең туктап торганы юк, - диделәр алар бертавыштан. Шунысы игътибарга лаек: эшләре бик катлаулы һәм куркыныч. Моңарчы аларга биек түбәдә эшләргә туры килсә, хәзер исә басма-такталарда йөрергә кирәк. Шуңа да куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәү беренче планда булырга тиеш.
- Бик әйбәт эшлиләр, мәшәкать тудырмыйлар. Куйган хезмәт-ләренең нәтиҗәсен киләсе кышта күрербез инде. Чөнки хәзер көннәр җылынды, эшнең сыйфатын бәя-ләп булмаячак. Бакчадагы карт агачларны, куакларны кистек. Алга таба ничек тә финанс средстволары табып, капка-коймаларны яңартырга ниятлибез, - диде мәктәп директоры Рөстәм Гарипов.
Дамир Зиннуров белдергәнчә, җылылык, суүткәргеч һәм инженерлык коммуникацияләрен яңартканнан соң, аларның эше дәүләт комиссиясенә тапшырылачак. Аңарчы керү юлына тимер баганалар утыртып, асылма түбә дә куярга кирәк булачак.
Фәнил Нигъмәтҗанов.
Автор фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев