Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Главные новости

Тырышлыклары бушка китмәгән

Бүген, ягъни 27 ноябрь көнне Теләче урта мәктәбенең актлар залында тантаналы чара булып узды. Биредә быел Казанда 30 сентябрьдә ТР Юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясенең төп бинасында булып узган “Хәвефсез тәгәрмәч” республикакүләм бәйгесенең зона турында иҗади бәйгедә өченче урынга лаек булган Теләче урта мәктәбенең яшь юл инспекторлары командасын тәбрикләделәр.

Алар: 5 в сыйныфы укучылары Анастасия Колбасова белән Зөһрә Шәйхетдинова һәм 6 б сыйныфы укучысы Илзат Һадиев белән 5 б сыйныфы укучысы Данис Сәхәбиевлар. Җитәкчеләре - мәкәтәпнең тормыш куркынычсызлыгы нигезләре укытучысы Рәсип Гатиятов.

Чарада муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Динар Гатиятуллин, район мәгариф бүлеге җитәкчесе урынбасары Алия Сабирова, Теләче урта мәктәбе директоры юл хәрәкәте дәүләт инспекциясенең район бүлеге җитәкчесе Ришат Нәзиров, “Юл хәрәкәте иминлеге” дәүләт бюджет учреждениесенең Саба районы бүлеге җитәкчесе Гүзәл Ягъфәровалар катнашты һәм укучыларны, аларның җитәкчеләрен котлап чыгыш ясадылар. Соңгы икесе команда җитәкчесе Рәсип Гатиятовка  җиңүче Дипломы, бүләк сертификатын тапшырдылар. Укучылар да бүләксез калмады. Алар кунаклар кулыннан юлда йөрү өчен кирәк булган әсбаплар тутырылган букчалар һәм бүләк сертификатларын кабул итеп алдылар.

Шунысы игътибарга лаек, 6 б сыйныфы укучысы Илзат һадиев зона туры ярышында “Велосипедта фигуралы йөрү” номинациясендә беренче урынга лаек була. Казанда узган бәйгенең бүләкләү тантанасында Илзатның бу осталыгы аерым бүләк белән билгеләп үтелә.

Алай гына да түгел, Теләче урта мәктәбе мәгълүм бәйгедә актив катнашканы һәм яшь буынга юл йөрү кагыйдәләрен өйрәтүдә уңышлы эшләп килгәне өчен интерактив такта һәм дәрес-күнекмәләр үткәрү өчен кирәк булган җиһазлар белән бүләкләнде. Әлеге әсбаплар мәктәпкә кайтарылган инде. Теләче урта мәктәбенең яшь юл инспекторларын зур җиңүләре белән котлап, аларга киләсе ярышларда уңышлар теләп калабыз. Чын юл хәрәкәте иминлеге инспекторлары булып үссеннәр. Һәбарчабыз да юлларда имин йөрик, балаларыбыз язмышына җаваплы карыйк.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X