Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Главные новости

Уку мәҗбүри: Тактамыш авылында яшәүче фермер Гайфуллинар янында кунакта (фоторепортаж)

Тактамыш белән Теләче арасы 38 чакрым, димәк, Теләче халкы ул якларга еш барып чыкмый, ул тирәләрдә ниләр булып ятуын, нинди кешеләр яшәвен белеп бетерми. Сезне районыбызның иң ерак авылларындагы тормыш, авыл кешеләре белән таныштыру максатыннан без Тактамыш авылына барып кайттык. Биредә бик күпләргә үрнәк булырлык уңган гаилә - Ләйлә һәм...

Тактамыш белән Теләче арасы 38 чакрым, димәк, Теләче халкы ул якларга еш барып чыкмый, ул тирәләрдә ниләр булып ятуын, нинди кешеләр яшәвен белеп бетерми.

Сезне районыбызның иң ерак авылларындагы тормыш, авыл кешеләре белән таныштыру максатыннан без Тактамыш авылына барып кайттык.

Биредә бик күпләргә үрнәк булырлык уңган гаилә - Ләйлә һәм Рәмзил Гайфуллиннар гөрләтеп тормыш итә.

Әлеге гаиләдә берничә буын вәкилләре - Рәмзилнең әти-әнисе Шәйдулла абый белән Нурсабах апа, язмабыз геройлары Рәмзил һәм Ләйлә, аларың 3 яшьлек кызчыклары Рәлинә, һәм Шәйдулла абыйларның олы кызларының улы Гадел, бер түбә астында матур итеп яшәп яталар. Олы кызлары 40 яшендә вафат булган, шуннан соң аның улын әлеге гаилә үзләре янына сыендыра.

Фермерлык эшчәнлекләре турында

Гайфуллиннар гаиләсе районда уңышлы эшләп килүче фермер гаиләсе дә әле ул. Алар инде 2009 елдан бирле фермерлык белән шөгелләнәләр. 100 баш сыер малы сыя торган торак комплекс сафка бастырганнар. Бинаның үзәк өлеше трактор кереп йөри алырлык киң, ике якта сыерлар торыр өчен киртә тотылып куелган:

Бина каршында сөт ташу машинасын күрә аласыз, аның турында бераз соңрак.

Алга таба, Гайфуллиннар тагын бик файдалы корылма - сыер саву залын сафка бастыруга ирешкәннәр. Аппаратурасын шактый бәягә сатып алсалар, сырлар керә торган, аппаратура урнаштырылган стойкаларны Рәмзил үзе ясаган:

Сыерлардан савып алына торган сөт күрше бүлмәдәге суыткычка җыела, шуннан сез алдагы фотоларның берсендә күргән "УАЗ" машинасында Олы Мишәгә алып барып тапшыра.


Сөт җыела торган суыткыч

Сыер саву залы 16 сыерга исәпләнгән. Хәзерге көндә Гайфуллиннар гаиләсенең 52 баш сыер малы (сыерлар, бозаулар, үгезләр) бар, шуларның 30 башы савым сыерлары. Хуҗалар әйтүенчә, август - сыерлар бозаулый торган ай, бу арада сөт тапшыру күләме кимеп ала.

Рәмзилнең Т-150 тракторы, комбайны, "МТЗ-82 Белорус" тракторы, алда телгә алган уазигы бар, 84 гектар җирнең 20 гектарына печән һәм суданка чәчә, калганына ашлык культуралары. Без килгәндә Рәмзил йортларыннан ерак түгел урнашкан басуда печән тюковать итеп йөри иде.

Алда телгә алындаг "Суданка" исемле үлән кукурузга бик тә ошаган, сабаклары нечкәрәк тә, чәкәннәре юк. Бу үләнне печән итеп әзерләргә, сенаж итеп салырга да мөмкин. Районда әлеге үлән культурасына тиешле игътибар биреп бетермиләр кебек.

Фермерлык эшен алып барырга Әбде авылыннан ике кешелек бер гаилә ярдәм итә икән. Гайфуллиннар ике кешене эшле иткән, димәк.

Ләйлә һәм аның әкияти бакчасы турында

Рәмзилнең тормыш иптәше Ләйлә тумышы белән Саба районы Яңа Мичән авылыннан. Әбдедә 2008 елдан бирле татар теле дәресләре укыта, 2012 елда Рәмзил белән гаилә корып җибәрәләр. Ләйлә эшкә менә шундый текә "ОКА" машинасы белән йөри, тәгәрмәчләренә игътибар итегез сез аның, "ОКА" тәгәрмәчләре түгел алар, зуррак:

Ләйлә бик уңган хуҗабикә. Теләсә кемне шаккаттырырлык чәчәк бакчасы үстергәннәр алар:

Биредә чәчәкләр генә үстереп калмаган Ләйлә, ә төрле хуҗалыкта кулланыла торган инструментлардан матур композицияләр ясаган:


Башка фотоларны мәкалә ахырындагы фотогалереядән карый аласыз

Бу әлбәттә зур хезмәт нәтиҗәсе. Аларны ясап, чәчәкләрне чәчеп тәрбияләп үстерү өстенә, шулкадәр чәчәкләргә көн саен су да сибеп чыгарга кирәк бит әле. Ә Тактамышта яңгыр соңгы тапкыр Сабантуй вакытында яуган.

Гайфуллиннар гаиләсе Казан Кремленә чакырулы

Гайфуллиннар гаиләсе районда үрнәк гаилә булып тора. Быел алар август ахырында Казан Кремлендә үтәчәк Республикада яшәүче иң матур, үрнәк гаиләләрне хөрмәтләү чарасына да чакырулы. Билгеле булганча, әлеге гаиләләрне Татарстан Республикасы Президенты һәм Президент хатыны, ягъни, республикабыздагы Беренче Леди тәбриклиләр.

Менә шулай гөрләтеп яшәп ята Тактамышта Гайфуллиннар гаиләсе. Кечкенә генә авыл, мәктәп тә, балалар бакчасы да юк анда, перспективалар да юк кебек. Әмма тырыш кешегә перспектива һәм эш бар икән бит. Рәмзил һәм Ләйлә гаиләсенең шулай тормыш итүләрен карап кайту гына да күңелгә илһам бирә, замана теле белән әйткәндә, мотивация барлыкка килә.

Әгәр бер вакытны сезнең күңелегез төшсә, "булмый миннән" дигән уй башыгызга кереп ояласа, әлеге мәкаләне кереп укырга киңәш итәбез. Яңадан күңелегез үсеп, зур уңышларга ирешү теләге яңа баштан баш калкытыр.

Раил ИЛЬЯСОВ
Теләче-Тактамыш-Теләче.
Автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев