Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Главные новости

Укучылар да коррупциягә каршы көрәшә. Иске Җөри мәктәбеннән репортаж

9 декабрь - Халыкара коррупциягә каршы көрәш көне иде. Әлеге дата 2004 елдан бирле билгеләп үтелә. Ел саен районыбыз мәктәпләрендә шул уңайдан хокук саклау органнарында эшләүчеләр катнашында очрашулар уза. Иске Җөри урта мәктәбендә «Без кор-рупциягә каршы» дип исемләнгән түгәрәк өстәл артында сөйләшү узды. Чарада район прокуроры урынбасары Рамил Зиннатуллин, муниципаль...

9 декабрь - Халыкара коррупциягә каршы көрәш көне иде. Әлеге дата 2004 елдан бирле билгеләп үтелә. Ел саен районыбыз мәктәпләрендә шул уңайдан хокук саклау органнарында эшләүчеләр катнашында очрашулар уза.

Иске Җөри урта мәктәбендә «Без кор-рупциягә каршы» дип исемләнгән түгәрәк өстәл артында сөйләшү узды. Чарада район прокуроры урынбасары Рамил Зиннатуллин, муниципаль район башлыгының коррупциягә каршы мәсьәләләр буенча ярдәмчесе Чулпан Шиһабетдинова, район имам-мөхтәсибе Исмәгыйль хәзрәт Фәләхиев, Иске Җөри урта мәктәбе директоры Рафис Мөбәрәкшин катнашты. 9, 10, 11 сыйныф укучылары коррупция темасы буенча белемнәрен күрсәтте. Җөри урта мәктәбендә белем алучылар дәүләт хезмәтендә эшләүчеләрнең керем-нәре хакында декларация бирергә тиешлек-ләрен, шулай ук югары хезмәт вазыйфаларын башкаручыларның якыннарына уңай шартлар тудырырга омтылыш ясаулары коррупциягә кергәнен дә дәлилләде.

Бик күпләр коррупцияне авыру белән чагыштыра. Һәр авыруның килеп чыгу сәбәбе бар. Сөйләшү барышында «Ә коррупциянең сәбәбе нидә?», - дип җәмгыять белеме укытучысы Рузилә Гарифуллина сорау куйды. Укучылар әлеге сорауга җавап итеп: «Дәүләт органнарында эшләүчеләрнең үзләре теләгәннән түбән хезмәт хакы алу, хезмәт куймыйча, мул, яхшы тормышта яшәргә тырышуда», - дип саный. Сөйләшү барышында укучыларга мөгаллимнәре тормыштан алынган вакыйгалар тәкъдим итте. «Пешерүче мәктәп ди-ректорның ашына итне күбрәк сала, ЮХИДИ хезмәткәре тизлекне арттырган күршесенә бармак болгап кала, эшнең уңай тәмамлануы өчен дәүләт хезмәткәренә акча бирү» һәм башкалар турында. Әлеге очракларга укучылар үз фикерләрен дә әйтте.
Район прокуроры урынбасары Рамил Зиннәтуллин укучыларга коррупция турында сөйләде. Укучыларның «Коррупцияне бөтенләй бетерү мөмкинме, коррупциянең уңай яклары бармы», - дигән сорауларга җавап бирде. «Безнең халыкта яхшы эш өчен бүләк бирү аңга сеңгән. Кешенең карашын үзгәртергә кирәк. Табибмы, укытучымы, я булмаса башка һөнәр иясеме, һәр кеше үз эшен башкара. Моның өчен хөкүмәттән хезмәт хакы түләнә. Киләчәктә укучылар сез дә хезмәт урыннарында эшлиячәксез, бу хакта исегездә тотыгыз», - диде ул сүзен йомгаклап.
Чулпан Шиһабетдинова районда коррупциягә каршы нәрсәләр эшләнгәнен, ниләр планлаштырылганын җентекләп аңлатып узды. «Илемнең киләчәге - минем кулларда» дип исемләнгән республика бәйгесе турында әйтеп, район турында иң яхшы сочинение язган Иске Җөри урта мәктәбенең 9 сыйныф укучысы Язгөл Зәйнетдиновага диплом белән истәлекле бүләк тапшырды. Әлеге бәйгедә икенче урынны алган Олы Мишә урта мәктәбенең 11 сыйныф укучысы Карина Иглеповага, өченче урынны яулаган әлеге мәктәпнең 7 сыйныф укучысы Зөлфәт Минһаҗевка да ул шундый бүләкләрне очрашу барышында тапшырды.
Олы Мишә урта мәктәбендә үткән очрашуда район хакимиятенең аппарат җитәкчесе Илдар Мөбинов та катнашты. Очрашуга кунак булып килгән Исмәгыйль хәзрәтнең дә укучыларга әйтер сүзләре бар иде. Ул балаларны динле, тәрбияле булырга чакырды. «Борынгылар әйткән, шундый вакыт җитәр кеше бүләк белән ришвәтне аермый башлар. Рәхмәт йөзеннән бүләк бирү белән, үз мәнфәгатеңне кайгыртып акча, я бүләк бирү ике нәрсә», - диде ул.
Эльмира Әхмәтҗанова.
Автор фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев