Теләче Информ

Укытучылар имтихан тотты

29 гыйнвар көнне Югары Кибәхуҗа урта мәктәбе базасында "Иң яхшы сыйныф җитәкчесе - 2015" бәйгесенең район туры үтте. Биредә районыбыз мәктәпләреннән биш укытучы бәйгенең төрле этапларында үзара көч сынашты.

Менә алар: Алан урта мәктәбе филиалы Балыклы башлангыч мәктәбе укытучысы, IV сыйныф җитәкчесе Алсу Сибгатуллина, Кече Кибәхуҗа төп мәктәбенең инглиз теле укытучысы, V сыйныф җитәкчесе Люция Хәбибуллина, Теләче урта мәктәбенең башлангыч сыйныфлар укытучысы Гүзәл Шәмсетдинова, Югары Кибәхуҗа урта мәктәбе филилалы Максабаш башлангыч мәктәбе укытучысы әлфия Гаязетдинова, Шармыш төп мәктәбенең хезмәт укытучысы, V сыйныф җитәкчесе Людмила Аркадьева.
Читтән карап торганда, ничәмә-ничә күзгә карап дәрес алып барганны, әлеге бәйге укытучылар өчен чираттагы дәрес кебек кенә, дип уйлыйсың. Тик юк икән. Укытучыларны да курку һәм булдыра алырмынмы дигән уйлар борчый. "Иң яхшы сыйныф җитәкчесе" бәйгесендә катнашучылар да һәр биремгә төгәл җаваплар биреп, үзләрен бары яхшы яктан гына күрсәтте. Шарт буенча, катнашучылар "өй эше" буларак үз-үзләре белән таныштыру әзерләргә тиеш иде. һәр биш катнашучы да бу биремне бик төгәл итеп башкарып, мәртәбәле жюри алдында чыгыш ясады. Жюри дигәннән, алар район мәгариф бүлеге методистлары һәм "Иң яхшы сыйныф җитәкчесе - 2011" Бөтенроссия конкурсы җиңүчесе, үзәк урта мәктәбе укытучысы Анатолий Николаев. Биш кешедән торган комиссия укытучыларның һәр чыгышына гадел бәя биреп, баллар куеп барды. Конкурста шулай ук укытучыларның төрле хәлдән чыгу, кызыклы сорауларга җавап бирү мөмкинлекләре дә тикшерелде. Мәсәлән, биремдәгегә "Сез сыйныф җитәкчесе, сезнең укучыларыгыз соңгы дәрестән сыйныф белән кинога киткәннәр ди. һәм шул сәбәпле дәресне өзгәннәр. Икенче көнне сез сыйныфка керәсез дә: «Дәрестән качу инициаторы кем иде», - дип сорыйсыз. ә җавапка укучыларның дәшмәүләрен күрәсез. «Бу очракта нишләячәксез?», - дигән сорауга укытучылар: "Ни өчен качканнарын аңларга тырышачакбыз һәм алай эшләп укытучыны авыр хәлдә калдыруларын аңлатачакбыз", "Дәресләрдән соң да кинога барып булганын әйтәчәкбез", "Киноның эчтәлеге белән кызыксыначакбыз" кебек җаваплар ирештерде. ә менә "әгәр дә мин мәктәп директоры булсам..." дигән җөмләне һәркайсы да диярлек, укытучыларның бетмәс-төкәнмәс кәгазь эшләрен бетерү өстендә эшләр идек, дигән җаваплар белән дәвам итте. "Уен" этабы да конкурсның бер шарты иде.
Берничә сәгатькә сузылган "Иң яхшы сыйныф җитәкчесе" бәйгесенең район туры әнә шулай күңелле үтте. Бу юлы мөгаллимнәр үзләре үк имтихан тотты дисәк тә ялгыш булмас. Иң дулкынландыргыч минутлар - җиңүчеләрне игълан итү. Район мәгариф бүлеге башлыгы урынбасары Фәния Вафина бәйгедә катнашучыларның барысына да мәгариф бүлегенең Мактау грамоталарын тапшырды. ә бәйгенең җиңүчеләре булып Шармыш төп мәктәбенең V сыйныф җитәкчесе Людмила Аркадьева һәм Теләче урта мәктәбенең башлангыч сыйныфлар укытучысы Гүзәл Шәмсетдинова танылды. Алар тиздән район данын бәйгенең Саба районында үтәчәк зона турында яклаячак. Аларга уңышлар телик!
Лилия Кыямова.
Автор фотосы.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: