Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Главные новости

Укытучының исеме онытылмый

28 февраль көнне “Батыр” спорт комплексында Шәтке урта мәктәбендә озак еллар физкультура һәм тормыш иминлеге нигезләре фәнен укыткан, кызганычка каршы, арабыздан бик иртә киткән Галимҗан Мингалиев истәлегенә алтынчы тапкыр хатын-кызлар командалары арасында ачык волейбол турниры булып үтте.

 Ярышларны ачу тантанасында муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Динар Гыйниятуллин,  Шәтке урта мәктәбе директоры Александр Ибушев, Шәтке авыл җирлеге башлыгы Фәрит Кадыйров,  җаваплылыгы чикләнгән “Агролак” ширкәте җитәкчесе Фәрит Гыйләҗетдинов, Галимҗан әфәнденең хәләл җефеты Фирдәвес ханым һәм улы Фаяз катнашты һәм чыгыш ясады. 

Якташлары, бергә эшләгән хезмәттәшләре Галимҗан әфәндене сагынып һәм бик җылы итеп искә алдылар.Тантанада  “Агролак” ширкәте җитәкчесе Фәрит Гыйләҗетдинов  республика ярышларында уңышлы чыгыш ясап килгән якташларына - Шәтке авылы командасы кызларына кызыксындыру премияләре һәм чәчәкләр өләште.

Турнирда  барлыгы10 команда көч сынашты. Кичкә кадәр барган киеренке һәм мавыктыргыч ярышта кем җиңү яулады соң? Кайсы командалар призлы урыннарга лаек булды? Бу хакта сез “Теләче” газетасының алдагы саныннан укып белә аласыз.

Фәнил Гаязов.

Автор фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев