Теләче Информ

2015 ел урагы төгәлләнү алдында

Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән 27 август көнне алынган мәгълүматлар караганда, районда 22042 гектар мәйданда игелгән бөртеклеләрнең (шуның 150ы гектары кукуруз культурасы) 17260 гектардагысы (79%) җыеп алынды. Иген чыгышы һәр гектардан 20,8 центнер тәшкил итә.

Бүген районда 7500 (83%) гектар мәйданда көзге чәчү эшләре башкарылды. Шуның 6400 гектарын арыш, 1100 гектар мәйдандагысын көзге бодай культурасы тәшкил итә. Районыбыз хуҗалыкларында туңга сөрү эшләре дә оешкан төстә бара. Бүген районда 9300 гектар мәйданда төп эшкәртү эшләре башкарылды.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: