Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Главные новости

Урал Закиров Конституциягә төзәтмәләр турында: Алар фәнне үстерүгә ярдәм итәчәк

Галим билгеләп үткәнчә, илебез фәнни-техник алгарыш өлкәсендә башка дәүләтләрдән артта калмасын өчен мөмкин булганның барысын да эшләргә кирәк.

Россия Конституциясенә төзәтмәләр илебез территориясендә фәнни-техник алгарышны үстерүгә ярдәм итәчәк. Россия Фәннәр академиясенең әйдәп баручы фәнни хезмәткәре, физика-математика фәннәре докторы, К. Э. Циолковский исемендәге Космонавтика академиясенең мактаулы әгъзасы һәм Казанның мактаулы гражданины Урал Закиров шундый фикерен белдерде. «Мин, һичшиксез, әлеге инициативаны — Конституциягә фәнни-техник үсеш турындагы төзәтмәләрне хуплыйм. Алар Россиядә фәнни-техник алгарышны үстерүгә ярдәм итәчәк», — диде Урал Закиров. Ул билгеләп үткәнчә, илебез фәнни-техник алгарыш өлкәсендә башка дәүләтләрдән артта калмасын өчен мөмкин булганның барысын да эшләргә кирәк. «Татар-информ» агентлыгы Конституциягә төзәтмәләр йөзгә якын федераль законны үзгәртүгә китерәчәге хакында хәбәр иткән иде инде. Фото: "Татар-информ" архивы Чыганак: tatar-inform.tatar
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев