Теләче Информ

Узган атнада "Алан" ширкәтендә узган хисап җыелышыннан репортаж

Узган шимбәдә җаваплылыгы чикләнгән "Алан" ширкәтендә узган хисап җыелышында бүләкләү тантанасында тиздән 55 яшьлек гомер бәйрәмен билгеләп үтәчәк савымчы Равилә Галиәхмәтованың күзләре яшьләнде. Рәхәтләнеп елады Равилә ханым. Хәтта ширкәт җитәкчесе Хәбир Фәсхетдиновка үзен: "Елама инде", - дип шелтәләп куярга да туры килде. Тантана да, беркадәр моңсулык та бар иде бу...

Узган шимбәдә җаваплылыгы чикләнгән "Алан" ширкәтендә узган хисап җыелышында бүләкләү тантанасында тиздән 55 яшьлек гомер бәйрәмен билгеләп үтәчәк савымчы Равилә Галиәхмәтованың күзләре яшьләнде.

Рәхәтләнеп елады Равилә ханым. Хәтта ширкәт җитәкчесе Хәбир Фәсхетдиновка үзен: "Елама инде", - дип шелтәләп куярга да туры килде. Тантана да, беркадәр моңсулык та бар иде бу күз яшьләрендә. Авылдашларың карап торганда район җитәкчелеге кулыннан бүләк алу уен эш түгел, дулкынландыра торган гамәл.

Равилә апа Балыклы авылында яшәп, гомерен терлекчелеккә багышлаган ханымнарның берсе. Шунысы игътибарга лаек, ул гомер-гомергә алдынгылыкка ирешеп эшләүче савымчылар сафыннан төшмәде. Аның ил-көн алдындагы фидакарь һәм намуслы хезмәте Теләче муниципаль районы башлыгының Мактау грамотасы белән бәяләнде. Ә район башлыгының Рәхмәт хатына әлеге хуҗалыкның бозау караучысы Чулпан Хәлиуллина ия булды. Чулпан ханым да быел 50 яшьлек гомер бәйрәмен билгеләп үтә.

Кабат Равилә апага әйләнеп кайтсак, ул фермада 1982 елдан бирле эшли.

- Эшемнән, тормышымнан канәгать, зарланмыйм. Үзем дә яшьлегемдә читкә китеп караган идем. Авылымны, сөйгән ярымны сагынып кайттым. Туган авылымда гомер итәргә насыйп булган икән. Хезмәттәшләребез белән бик тату яшибез, эшлибез. Үзләре яныннан лаеклы ялга да китәсе килми. Китмичә дә булмый. Оныкларны үстерешәсе бар дигән иде, - ул көз көне авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре көне уңаеннан оештырылган әңгәмәбездә.

Равилә апа кебек тырыш, булдыклы хезмәтчәннәр бик күп "Алан" ширкәтендә. Хисап җыелышында аларның һәркайсы җитәкчеләре Хәбир Фәсхетдинов тарафыннан кайнар котланды, кызыксындыру премияләре тапшырылды. Хезмәт алдынгыларын, хезмәт ветераннарын тәбрикләү тантанасы авыл үзешчәннәре тарафыннан әзерләнгән зур концерт белән үрелеп барды.

Җаваплылыгы чикләнгән "Алан" ширкәтенең уңышлары һәркайсыбызның күз алдында. Алар узган җәйдә бөртеклеләрнең һәр гектарыннан 31 центнер уңыш җыеп алып, районда беренчелекне яуладылар. Сөт һәм ит җитештерү буенча да бу хуҗалык алдынгы позицияләрне бирми. 2015 елда ширкәт савымчылары тарафыннан 3901 тонна сөт җитештерелгән. Бу узган елгыга караганда 150 тоннага артыграк. Бер сыерга күчереп исәпләгәндә 6291 килограмм туры килә. 2015 елда җитештерелгән итнең күләме 329 тонна. Бу күрсәткеч узган елга караганда 9 тоннага артыграк. Узган ел ширкәт басуларыннан җыеп алынган тулаем ашлыкның күләме 7387 тонна. 2015 елда хуҗалыкта 158 миллион 564 сумлык авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерелгән. Бу узган ел белән чагыштырганда 12 миллион 794 мең сумга артыграк. 100 гектар сөрүлек җирләренә күчереп исәпләгәндә 1 миллион 57 мең сумлык продукция туры килә. Җитештерелгән продукциянең 98 миллион 720 мең сумы, ягъни 62 % ы терлекчелектә, 59 миллион 884 мең сумы, ягъни 38 % ы игенчелек өлкәсендә җитештерелгән.

- Әмма ирешелгәннәр чик түгел, Бер урында таптансак, эшебездә яңалык, инновацион алымнар кертмәсәк, төзелеш-ремонт эшләре алып барылмаса, яңа техникалар алынмаса, эшлибез дип йөрүебезнең хакы бер тиен. Безгә, иң беренче чиратта, чыгымнардан качу җаен карарга кирәк. Алга таба да игенчелек, терлекчелек тармагындагы җитешсезлекләр контрольгә алыначак. Урлашу, хезмәткә салкын караш булганда, хуҗалыкны берничек тә алга җибәреп булмаячак. Андыйлар безгә кирәкми. Чөнки бүгенге заман һәркемнән сыйфатлы эш таләп итә. Безнең юл бер генә: авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерүне арттыру һәм аны югары сыйфатлы итеп сатуга ирешү, - дип аңлатты үзенең чыгышында ширкәт җитәкчесе.

- Ирешелгәннәрне, алынмый калган табышларны хуҗалык хезмәтчәннәре белән уртага салып сөйләшү бүгенге заман өчен үтемле һәм мөһим чара, - дип белдерде җыелышта катнашкан һәм чыгыш ясаган муниципаль район башлыгы Илдус Зарипов. - Алга таба да сезне мул продукция җитештереп, үз-үзегезне яшәтә ала торган хуҗалык итеп күрәм. Сезнең өчен борчылырлык урын юк. Чөнки биредә көчле җитәкче, тәҗрибәле һәм белемле белгечләр эшли. Хезмәтегез өчен зур рәхмәт.

Фәнил Нигъмәтҗанов
Автор фотосы

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: