Теләче Информ

Вакытны узып эшлиләр

Республикабызда авыл мәдәният йортлары һәм клублары төзү һәм аларны төзекләндерү программасы эшләп килә. 

Республикабызда авыл мәдәният йортлары һәм клублары төзү һәм аларны төзекләндерү программасы эшләп килә. Районда 29 мәдәният учреждениесе бар. 2012 елдан башлап, республика программасы нигезендә районда 8 яңа мәдәният йорты төзелде, 11енә капиталь ремонт үткәрелде.

Быел әлеге программа нигезендә Айдар авылы мәдәният йорты төзекләндерелә. Әлеге объектта төзекләндерү эшләре “экватор сызыгы”на җитеп килә. Иртә җәйдә үк мәдәният йортының түбәсе алыштырылса, хәзер төзүчеләр металл сайдинг белән аның кирпеч диварын тышлый. Төзүчеләр ике арага җылылык саклаучы материал куеп калдырырга да онытмаганнар. Бу вак һәм четерекле эшне аталыуллы Рафис һәм Рамил Габдуллиннар һәм Сәлим Бадыйков зур төгәллек белән башкара.

- Алданрак килеп унбер көн хезмәт куеп китсәк, хәзер исә җиденче көнебезне эшлибез. Эштә өзеклек туганы юк, төзелеш материаллары вакытында килә, - дип таныштырды мине төзекләндерү эшләренең барышы белән дивар төрүчеләрнең берсе Рафис Габдуллин.

Реклама

Арырак китсәм, бертөркем ир-егетләр бина буйлап отмостка ясар өчен чокыр казый иде. Алар дигәнем - Фәннур Саттаров, Тимер Газизов, Наил Билалов һәм Галимҗан Шакировлар. Отмостка диварда ярыклар хасил булмасын һәм нигезгә яңгыр, кар сулары үтеп кермәсен өчен башкарыла. Районыбызның танылган тегүчесе Рано Шәепова белән мәдәният йорты директоры Резидә Фәләхова тәрәзә пәрдәләре өчен үлчәмнәр алып йөргәндә, мәдәният йорты каршына бер әрҗә төзелеш материаллары белән тагын бер бригада килеп җитте. Болары исә җылылык системасын яңартучылар - Ильяс Габделвәлиев, Илнур Сафин һәм Дамир Габдуллин булып чыкты. Алар үзләре монтажлаячак төзелеш материалларын шунда ук трактор әрҗәсеннән бушатырга да керештеләр (рәсемдә).

Айдар авылы мәдәният йорты бинасын төзекләндерү эшләрен җаваплылыгы чикләнгән “Колос” ширкәте төзүчеләре башкара. Район мәдәният бүлеге җитәкчесе Даут Иксанов, башка подрядчы оешмалардан аермалы буларак, “Колос” ширкәте төзүчеләренең ремонт эшләрен кыска срокларда һәм югары сыйфат белән башкарып чыгачакларына нык ышана. Дөрестән дә, бүген яңартылучы мәдәният йортына “төс иңә” башлаган инде. 1995 елда хуҗалык исәбенә төзелеп (ул чакта “Айдар” күмәк хуҗалыгын Хәйрулла Шәйхулла улы Хәсәншин җитәкли иде - Ф.Н.) файдалануга тапшырылган һәм соңгы елларда тузып, таушалып, заман таләпләренә җавап бирми башлаган мәдәният йортының тагын бер айдан танымаслык булып үзгәрәчәгенә, ахыр чиктә “курчак өе”нә әвереләчәгенә шик юк. Иң мөһиме - республика тарафыннан бирелә торган финанс ярдәме генә тукталмасын. Яңартылган мәдәният йорты август азагында яки сентябрь башында файдалануга ташырылачак. Һәм биредә мәдәни тормыш та тулы куәтенә гөрләр дигән ышаныч бар. Чөнки биредә йөрәкләрендә зур иҗат ялкыны йөрткән, үз эшләренең осталары - килендәшләр Резидә белән Алсу Фәләховалар хезмәт куя. Районкүләм сәнгать фестивальләрендә, бәйгеләрдә моңарчы Айдар һәм Субаш авыллары үзешчәннәренең сынатканы булмады әле. Алар һәрдаим җиңүчеләр рәтендә. 2015 елда “Уңайлы мохит” республика программасы нигезендә мөмкинлекләре чикле авылдашлары өчен өстәмә баскычлар ясалгач, 2017 елда мәдәният йорты газ ягып җылытыла башлагач, авылдашлары белән бергә бик сөенгән иде алар. Хәзер капиталь төзекләндерү барган бу көннәрдә алданрак башкарылган әлеге эшләр - алдан бирелгән бонус буларак кабул ителә.

- Республика программаларының озак еллар дәвамында гамәлдә булуы өчен район җитәкчелегенә рәхмәттән башка сүз юк. Мондый күләмле чыгымнарны бер генә авыл җирлеге дә, халык җилкәсе дә күтәрә алмас иде, - диде район мәдәният бүлеге җитәкчесе Даут Иксанов.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: