Теләче Информ

Халык белмәсә, балык белер

Узган атнада республикабызда "Президентыбыз белән бергә" дип исемләнгән республика иҗтимагый хәрәкәте җитәкчелегендә "Язгы шәфкатьлелек атналыгы" республика хәйрия акциясе булып үтте.

Исегезгә төшерәбез: әлеге эш-гамәлләр республика башлыгы Рөстәм Миңнеханов башлангычларын һәм программаларын тормышка ашыручы, халыкны бердәмлеккә өндәүче, бер йодрыкка туплаучы «Президентыбыз белән бергә» дип исемләнгән республика иҗтимагый хәрәкәте тарафыннан башкарылды. «Язгы шәфкатьлелек атналыгы»да әлеге иҗтимагый хәрәкәтнең эш формаларының берсе.
Әлеге игелекле гамәлләр халыкның гражданлык активлыгын арттыру, социаль проблемаларны чишүдә идея-башлангычларга этәрү, бердәмлеккә өндәү максатыннан үткәрелде.
Әлеге акциянең гүзәл бер чагылышы буларак, 24 апрель көнне тирә-юньне чистарту, тазарту һәм агач утырту өмәләре узды. Бу көнне оешма-предприятиеләре хезмәт-кәрләре үз биләмәләрен чүп-чардан арындырсалар, алардан билгеләнгән вәкилләр Теләче авылының Магистральная урамына, Теләче урта мәктәбе коллективы, район социаль яклау идарәсе, халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәге хезмәткәрләре үз биләмәләренә агач утыртты.
"Язгы шәфкатьлелек атналыгы" акциясенең барышы турында сөйләвен үтенеп без, берничә сорау белән район башлыгы аппараты җитәкчесе, «Президентыбыз белән бергә» республика иҗтимагый хәрәкәтенең райондагы кураторы Илдар Мөбиновка мөрәҗәгать иттек.
- Атналык рәсми рәвештә нибары бер атна гына үтә.Аның кысаларына гына сыешып бетү мөмкин түгел. Беренчедән, олугъ бәйрәм - Бөек Җиңүнең 70 еллыгы якынлаша, икенчедән, Туган Җиребезгә Яз килде. Шушы ике вакыйга гына да безгә зур бурычлар йөкли. Мин моны куанычлы мәшәкатьләр генә дим. Шунысы сөенечле, "Язгы шәфкатьлелк атналыгы" акциясенә бер генә җирлек тә, бер генә мәктәп тә, бер генә мәдәният учагы да битараф калмады. Мәсәлән, атналык кысаларында Алан авыл җирлегендә яшәүчеләр матди ярдәмгә мохтаҗ балаларга кием-салым, уку кирәк-яраклары, кием-салым җыйсалар, Олы Нырсы урта мәктәбе укучылары Бөек Ватан сугышы һәм хезмәт ветераны Гарифулла Гобәйдуллин белән очрашып, аңа үзләре ясаган истәлек бүләге тапшырдылар. Айдар авылы балалары исә сугыш һәм хезмәт ветераны Нәбиулла Фәтхуллинның өендә булып, "Батырлык дәресе" үткәрделәр. Бу көннәрдә Максабаш, Урта Мишә, Югары Мәтәскә авылы клублары, Үзәк мәдәният йорты хезмәткәрләре учреждение биләмәләрен чүп-чардан арындырдылар. Олы Нырсы авыл җирлеге, мәдәният хезмәткәрләре 23 апрельдә агач утырту өмәсенә чыкты. "Җиңү урманы" дип исемләнгән акция барышында 28 төп агач утыртылды. Баландыш авылы китапханәчесе Миләүшә Нәҗипова тарафыннан балалар белән берлектә үткәрелгән "Беркайчан да онытмабыз" кичәсе дә зур мәгънәгә ия һәм игътибарга лаек. Әлеге кичәгә тыл ветераннары чакырулы булган. Мәгълүм атналык кысаларында Төрек-Тәмте авылында яшәүче Бөек-Ватан сугышы һәм хезмәт ветераны Нургали Шакирҗановның өендә,
(Ахыры 2нче биттә).
(Ахыры. Башы 1нче биттә).
ихатасында җыештыру эшләре башкарылды. Халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәге хезмәткәрләре өмә үткәреп кенә калмыйча, аны туган көне белән дә котлады. Ирекле "Волонтерлар" үзәге яшьләре Теләче ял паркында урнашкан мемориалны чистарту, тәртипкә китерү эшләре башкарылды. Иске Җөри авылында яшәүче күп балалы Гыйльметдиновлар гаиләсенә республикабыз Президенты Рөстәм Миңнеханов бүләге "Форд-Транзит" автомобиле тапшыру, Теләчедә ветераннар йорты ачу тантаналары "Язгы шәфкатьлелек атналыгы"ның соңгы аккорды булгандыр.
- Әлбәттә, бер әңгәмәдә генә башкарылган һәм башкарылачак эшләрне санап, барлап чыгу мөмкин түгел...
- Дәвамлы булсын иде алар. Игелек кылырга беркайчан да соң түгел. Игелекле гамәлләр атналык өчен генә башкарылмасын, ул безнең яшәү рәвешебезгә әверелсен иде.
Фәнил Нигъмәтҗанов

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
  • 24 май 2018 - 08:30
    Мамадышта 80 яшьлек хатын-кыз һәм 59 яшьлек ир-ат янып үлгән Мамадышта 80 яшьлек хатын-кыз һәм 59 яшьлек ир-ат янып үлгән. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итә.
    16
    0
    0
  • 24 май 2018 - 08:19
    Бакчадагы кырмыскадан ничек котылырга? С одной стороны эти трудолюбивые насекомые вызывают уважение благодаря своей организованности, сплоченности и дисциплине. Они строят муравейники, прокладывая в земле ходы или делая насыпь, а также могут поселиться в стене строения. Однако когда муравейник появляется в саду, на грядке или в цветочной клумбе, большое нашествие насекомых досаждает человеку. К тому же муравьи разводят тлю, для них эти маленькие насекомые вредители, как дойные коровы, муравьи питаются сладкими выделениями тли и специально разносят этих вредителей по растениям для размножения. Чтобы вывести тлю, вначале придется избавиться от муравьев на участке.
    25
    0
    0
  • 23 май 2018 - 15:18
    Мәктәп укучылары Олы Нырсы авылның янгын бүлеге белән танышты «День открытых дверей» На формирование культуры безопасного поведения у ребят, начиная с дошкольного возраста, направлены огромные усилия. Ведь только комплексным подходом  можно добиться формирования и развития у детей сознательного и ответственного отношения к личной безопасности и безопасности окружающих.
    47
    0
    0
  • 23 май 2018 - 14:53
    Булат Бәйрәмов Ләйсән белән кечкенә бәбине өйләренә алып кайта Булат Бәйрәмов хатыны Ләйсән белән төпчек кызлары Зәйнәпне балалар тудыру йортыннан каршы алган. Кечкенә сеңелкәшләрен күрергә дип Таңсылу белән Зифа да килгән
    129
    0
    0
  • 23 май 2018 - 13:52
    Казанда "Биш файдасыз күнегү" дигән театраль лаборатория ачылды Кичә, 21 майда, V "Нәүрүз" Халыкара театраль-белем бирү форумы кысаларында, М.Сәлимҗанов исемендәге Актерлар йортында "Биш файдасыз күнегү" дигән театраль лаборатория ачылды.
    16
    0
    0
  • 23 май 2018 - 13:41
    Сүндерелмәгән тәмәке төпчеге Чаллыда 57 яшьлек хатын-кыз үлеменә сәбәп булган Чаллыда 57 яшьлек хатын-кыз үлеменә сүндерелмәгән төпчек сәбәп булган. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.
    40
    0
    0
  • 23 май 2018 - 13:38
    Рохинья мөселман качакларына муссон яңгырлары яңа фаҗига китереп чыгарган Бангладешта сыену урыны тапкан җиде меңнән артык аракан мөселманы, муссон яңгырлары китереп чыгарган җил-давыл һәм җир шуу аркасында, фаҗигагә юлыккан. Бу хакта, БМО генераль сәркатибе вәкиле Стефан Дюжаррикка сылтама белән, “Анадолу” агентлыгы хәбәр итә.
    24
    0
    0
  • 23 май 2018 - 13:26
    Татарстанның Балтач районында юл һәлакәтендә бер кеше үлгән, бишәү зыян күргән Татарстанның Балтач районында юл һәлакәтендә бер кеше үлгән, биш кеше зыян күргән, дип хәбәр итә “Татар-информ”га Татарстан сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат сәркатибе Айгөл Сәлимҗанова.
    71
    0
    0
  • 23 май 2018 - 13:22
    Доллар бәясе 61 сум 67 тиен булды Мәскәү биржасының иртәнге сату-алуларында доллар курсы 61 сум 67 тиенгә кадәр үсте. Америка валютасы кичәге дәрәҗәгә тагын 47 тиен өстәде. Бу турыда сәүдә мәйданнары мәгълүматлары дәлилли.
    23
    0
    0
  • 23 май 2018 - 11:23
    Татарстанда “милли курчак”ны сайладылар Чаллы шәһәренең “Чишмә” Халыклар Дуслыгы йортында “Милли курчак — 2018″ VI шәһәр балалар иҗаты бәйгесе финалы узды. Бәйгедә төрле милләттән булган 16 кызчык катнашты. Бу хакта Татарстан Халыклар Дуслыгы йортының мәгълүмат үзәге хәбәр итә.
    37
    0
    0
  • 23 май 2018 - 10:33
    Рамазан ае мөбәрәк булсын! Мөселманнар өчен изге булган Рамазан ае башланды. Бу көннәрдә ураза тотучылар билгеле вакытта ризыктан, судан, яман сүздән, якынлык кылудан тыелып торырга тиеш. АллаҺы Тәгалә Коръәндә: “Уразадан кала Адәм баласының бөтен эше дә үзе өчен эшләнә. Ә ураза – Минем өчен. Мин аңа әҗерне Үзем белеп бирәчәкмен. Ураза – калкан ул”, - дигән. Уразаның шартлары “вөҗүб” һәм “әда” дигән өлешләргә бүленә. Вөҗүб шартлары: мөселман булу, акыллы һәм балигъ булу. Кеше бу сыйфатларның берсеннән генә мәхрүм булса да, аңа ураза тоту фарыз түгел. Әда шартлары: сау-сәламәт булу, өйдә тору, ният кылу һәм хәез-нифастан (күремнән) пакь булу. Шулай ук чирле һәм юлчы кешеләр өчен ураза тоту фарыз түгел. Алар авырган чакта яки сәяхәт вакытында калдырган уразаларын соңрак каза кылыр. Ният әда шартлары арасында бик әһәмиятле урын били. Ният итмичә тотылган ураза чын ураза булып саналмый.
    26
    0
    0
  • 23 май 2018 - 09:44
    Теләче районы өч көннән язгы чәчү эшләрен төгәлләргә ниятли Теләче районы басуларында өч көннән чәчү төгәлләнергә тиеш. Теләче районы Авыл хуҗалыгы идарәсе башлыгы Ралиф Низаметдинов Теләчедә “Татар-информ” агентлыгы хәбәрчесенә шул хакта әйтте.
    62
    0
    0
  • 23 май 2018 - 09:32
    Кырыкны узгач хатын-кызлар нигә тазара? Их, ябыгасы иде... Теләсә кайсы хатын-кыз телендә иң еш яңгырый торган сүз бугай бу. (Кайчак кычкырып әйтмәсә дә, уенда гел бар инде ул аның!) Бигрәк тә хәзер, җәй җиткәндә барыбызның да сылу, зифа күренәсе килә. Әмма кырык яшьтән узгач, артык килограммнардан котылу бик җиңел генә түгел шул... Нигә шулай соң бу
    116
    0
    0
Реклама
  • 14 ноябрь 2017 - 10:17
    Җәүлеләр иминлеге–уртак бурыч (Видео)
  • 23 октябрь 2017 - 14:24
    Защити себя!
  • 12 май 2018 - 21:01
    Җиңүчеләрне котлыйбыз!
    10 нчы май көнне район балалар китапханәсе хезмәткәрләре, район мәгариф бүлегенең башлангыч белем бирү методисты С.Г.Закирова, Теләче урта мәктәбенең башлангыч сыйныф укытучылары Ф.М Әскәрова һәм З.Т. Мөхәммәтгалиева белән берлектә «Укучының мәдәни көндәлеге» дигән республика бәйгесенең район турына нәтиҗә ясалды.
    198
    0
    0
  • 21 май 2018 - 14:43
    Рәхмәт хаты тапшырылды 19 май көнне ирекле янгын сүндерү отрядларының “Татарстан Республикасының иң яхшы ирекле янгын сүндерү бүлекчәсе республика смотр – конкурсы үткәрелде.
    180
    0
    0
  • 21 май 2018 - 14:50
    Теләче егетләре сынатмый 19 май көнне Саба районының Икшермә авылында 2000-2002 нче елгы, 2003 елгы һәм аннан да яшьрәк егетләр арасында 1979 елгы чыгарылыш укучысы Миннибаев Р.Р призына көрәш буенча районара ярышлар узды. Барлыгы 4 команда катнашкан әлеге ярышларда балалар спорт мәктәбе укучылары да актив катнашып кайтты.
    165
    0
    0
  • 21 май 2018 - 15:40
    Үз эшенең чын остасы Бию – ул балага, беренче чиратта, төрле яклап үсеш бирә торган шогыль, дип саный Балалар иҗат узәгенеӊ өстәмә белем биру педагогы Баева Зилә Рафаиль кызы. Сәхнәгә күтәрелгән бөтен кешегә дә зур дәрәҗәгә ирешергә, шөхрәт казанган артист булырга димәгән. Дөнъя шулай корылган: минутлар сәгатьләргә әверелә, атналарны айлар алыштыра, айлар елларны тәшкил итәләр.
    147
    0
    2
  • 22 май 2018 - 14:41
    Алдынгыларны хөрмәтлиләр Бүген районыбыз кырларында фидакарь хезмәт куючы механизаторларга сертификатлар тапшырылды.
    146
    0
    0
  • 21 май 2018 - 11:15
    Теләче сәнәгать мәйданчыгы игътибар үзәгендә ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов тарафыннан сәнәгать мәйданчыклары үсеше контрольдә тотыла. Шул максаттан 19 май, шимбә көнне президент катнашында узучы видеоконференциядә район башлыклары хисап тотты. Теләче районы башлыгы Илдус Зарипов та эшләнгән эшкә нәтиҗә ясады.
    134
    0
    0
  • 21 май 2018 - 10:47
    Балалар концерт куйды 18 май көнне район мәдәният йортында район балалар Сәнгать мәктәбенең еллык хисап концерты булып узды.
    132
    0
    0
  • 23 май 2018 - 14:53
    Булат Бәйрәмов Ләйсән белән кечкенә бәбине өйләренә алып кайта Булат Бәйрәмов хатыны Ләйсән белән төпчек кызлары Зәйнәпне балалар тудыру йортыннан каршы алган. Кечкенә сеңелкәшләрен күрергә дип Таңсылу белән Зифа да килгән
    129
    0
    0
  • 22 май 2018 - 15:00
    Әти- әниләр мәктәп белән таныша 19 нчы май  көнне Теләче урта мәктәбендә яңа уку елында киләчәк беренче сыйныф укучыларының ата - аналар җыелышы булып үтте. Башлангыч сыйныфларда директор урынбасары В.Г. Мифтахова ата- аналарны мәктәпнең уставы һәм яңа уку елында беренче сыйныфларны туплау узенчәлекләре белән таныштырды. Милли мәгариф буенча директор урынбасары Д.Г. Фатхрахманова беренче сыйныф укучыларын туган телдә укыту, туган телдә укыту сыйныфларын оештыру мәсьәләләрен яктыртып чыгыш ясады.
    119
    0
    0
Ночной режим