Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Главные новости

Яңа фатир ачкычлар тапшырылды

Бүген Теләче авылының Октябрь урамында җаваплылыгы чикләнгән “Ремонт-төзелеш компаниясе” ширкәте тарафыннан төзелгән 8 фатирлы яңа йортны файдалануга тапшыру тантанасы булып үтте.

 

Бүген Теләче авылының Октябрь урамында җаваплылыгы чикләнгән “Ремонт-төзелеш компаниясе” ширкәте тарафыннан төзелгән 8 фатирлы яңа йортны файдалануга тапшыру тантанасы булып үтте.

Гомуми мәйданы 362 кв.м тәшкил иткән бу фатирлар күп балалы гаиләләр һәм ятим балалар программасы нигезендә Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Дәүләт торак фонды заказы буенча төзелде. Яңа йортка күчүчеләргә фатир ачкычларын муниципаль район башлыгы Нәҗип Хаҗипов белән ТР Крестьян-фермер хуҗалыклары һәм авыл хуҗалыгы кооперативлары Ассоциациясе рәисе Камияр Байтимеров тапшырды.

Яңа йортка күчүчеләргә яңа йорт-нигезнең бәрәкәтен һәм игелеген күреп, исән-сау яшәргә язсын. 

Теләчедә яңа йортка күчү тантанасы турында тулырак “Теләче” газетасының алдагы саныннан таныша аласыз.

Фәнил Гаязов.

Автор фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев