Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Главные новости

Яңгырлар гына эшне тоткарламас...

Ике ел дәвамында республика программасы нигезендә М7 юлын ачык типтагы “Татавтодор” акционерлык җәмгыяте төзүчеләре өлешләп-өлешләп төзекләндереп килә.

Газетабызның 28 нче май санында республика программасы нигезендә М7 юлында урнашкан Айдар авылы янәшәсендәге 5425 метр озынлыктагы юл аралыгында юл эшләре башланып киткәнен язган идек. Дөрес, алар узган ел сентябрь аенда әлеге юл озынлыгының 854 метрын төзекләндереп, асфальт түшәп өлгергәннәр иде инде. Шунысы сөенечле, биредә филиалның Теләче бүлеге механизаторлары һәм эшчеләре юл мастеры Рафис Гусамов җитәкчелегендә алдан тәгаенләнгән график буенча җир эшләрен башкарып чыктылар. Алар әлеге юлның ике чакрымын төзекләндереп, асфальт түшәр дәрәҗәгә җиткереп куйдылар. Боларга үзәнле урыннарда кар, яңгыр сулары аксын өчен торба кую, берничә урында керүчыгу юллары ясау да өстәлде. Гофрлы заманча торбаны грунт астына шул ук бүлекнең юл мастеры Фәнис Шәрипов җитәкләгән бригада егетләре монтажлады. Хәзер алар тарафыннан төзекләндерү эшләре икенче өлештә бара.

Бу атнада юл төзүчеләр, ягъни ачык типтагы “Татавтодор” акционерлык җәмгыятенең Арча филиалы механизаторлары һәм эшчеләре 2640 метр озынлыктагы юлга асфальт түшәү эшләрен башлап җибәрделәр. Мин участокка килгәндә, шуның 876 метрына асфальт түшәп өлгергәннәр иде инде. Аңа кадәр, ягъни алдагы атнада алар Теләче-Шәтке юлына 5397 метр озынлыкта икенче кат асфальт түшәделәр. Бу эшне ачык типтагы “Татавтодор” акционерлык җәмгыятенең Арча филиалы юл мастеры Салават Фәйзрахманов җитәкчелегендәге механизаторлар һәм эшчеләр башкарды. М7 юлында урнашкан Айдар авылы янәшәсендәге юлга асфальт түшәү эшенә дә алар теләп алынганнар. Биредә дә тулы куәткә эш бара иде. Үз эшләренең осталары - машинист Эльмир Хөснетдинов белән аның ярдәмчесе Сатдар Атаев автомобиль әрҗәсеннән “Фогель Супер 1900-2” дип исемләнгән асфальт җәю җайланмасына төшкән кайнар асфальтны әзерләнгән өслеккә түшәү белән мәшгуль булса, операторлар Ирек Нәҗметдинов белән Фәһим Усмановлар юлга түшәлгән асфальтның тигезлеге, калынлыгы һәм авышлыгы өчен җаваплы. Дөрес, бу эшне асфальт түшәү җайланмасына урнаштырылган цифрлы технология дә зур төгәллек белән башкара. Әмма халкыбыз мәкале: ышан, әмма тикшер, ягъни җиде кат үлчә, бер кат кис ди. Әлеге күрсәткечләрне алар һәр 20-30 метр саен үлчәп торалар. Алар түшәгән асфальтны авыр катоклар белән Алмаз Нәбиуллин, Ильяс Җиһаншин, Салават Кәримуллин, Фәнил Фәсхетдинов, Рөстәм Хәбиров бер алга бер артка йөреп, катоклап баралар. Алар тыгызлаган асфальтның тигезлеген күрсәң, кем әйтмешли, чебен дә таеп егылырга мөмкин. Җитезлекләре турында әйткән дә юк, күз иярми. Алар алдыннан машинист Илнур Шәвәлиев, оператор Алмаз Сафиуллин, юл эшчесе Сергей Вотинцевлар зур төгәллек белән сызу һәм көрәк эшләрен алып баралар. Шулай ук әлеге участокта мини-үзтөягечтә эшләүче Фәһим Садыйков, су ташучы Ильфир Зиннәтов асфальт җәеләсе юлга гудрон сылаучы машинистлар Илфар Мөхәммәтгалиев белән Ленар Хөснетдиновлар, вахта машинасын йөртүче Хәлил Арслановның үзләренә йөкләнгән эшне зур өлгерлек һәм җаваплылык белән башкаруларын билгеләп үтәргә кирәк.

Юлмастеры Салават Фәйзрахманов, тоташ яңгырлар яумаган очракта, әлеге һәм башка егетләрнең, Арчадан асфальт ташучы күпсанлы шоферларның уртак тырышлыгы белән, асфальт түшәү эшен санаулы көннәрдә тәмамлаячакларын әйтте. Белмим, аларга сөенечтерме, көенечтерме, 22 июль көнне районыбыз биләмәсендә күптән көтелгән яңгыр яуды. Район халкы нык сөенде. Сулаулары икенче инде. Юл эшенә килсәк, төзүчеләр аның икенче өлешен соңрак, Теләче бүлеге егетләре җир эшләрен тәмамлагач килеп җәячәк.

- Асфальт салучы егетләр арттан куып җиткәнче, ничек тә бу эшне төгәлләп өлгерергә иде инде. Яңгырлар безнең эштә нык комачаулый. Әмма яңгыр кирәгрәк. Яңгырдан башка тереклек юк. Бигрәк тә авыл хуҗалыгы өчен. Корылыкның нинди нәтиҗәләргә китергәнен без барыбыз да яхшы беләбез. Хәзер һава сафланып калды, юлларда тузан юк. Элек бу юлларда бик куркыныч иде. Һава торышы уңай торып, эш шартлары тудырылганда, графикка сыешырбыз дип уйлыйм, - диде Рафис Гусамов һава торышының уңай торуына әһәмият биреп. Бу 21 июль көне иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев