Теләче Информ

Якты һәм җылы көннәр – үзкыйммәтне киметә

12 ноябрь көнне Балтач районы Чепья авылында "2016 елның язгы кыр эшләренә техникаларның әзерлеге" темасына багышлап үткәрелгән республикакүләм зона семинарында инженерия хезмәткәрләренә, көзге озын һәм җылы көннәрне, көн яктылыгыннан рационль файдалану турында аз әйтелмәгәндер.

Тагылма машиналарны көн озын һәм җылы вакытта ремонтлап калу отышлырак. Әлегедәй тәҗел эшләрне беренче суыкларга кадәр төгәлләп куйсаң, күпме энергетик ресурс һәм акча янга кала дигән сүз. Икенчедән, бүген запас частьларга бәя бермә-бер ким, язын ул ике-өч тапкыр артачак. Мәсәлән, җаваплылыгы чикләнгән "Агролак" ширкәтендә дә әлеге хакыйкәтьне бөтен тулылыгы белән аңлап эшлиләр. Биредә комбайн-тракторларны, тырма һәм чәчкечләрне ремонтлау буенча графиклар һәм аерым бригадалар булдырылган.
11 ноябрь көнне, без, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Ралиф Низаметдинов белән килгәндә, кыр эшләре вакытында югары җитештерүчәнлеккә ирешеп эшләгән игенче-механизаторлар Илфат Габдуллин белән Владимир Мазарченко, слесарь Рәшит Касыймов һәм күптән түгел генә инженерлык вазифасына керешкән яшь егет Илназ Гыйләҗев җиң сызганып трактор һәм комбайн ремонтлыйлар иде. Рафис Нуретдинов, уракта үзе эшләгән "Мега-класс - 350" комбайнын ремонтлап, кышкы саклауга куеп өлгергән инде. Күрше остаханәдә Рамил Хафизов тырма ремонтына керешкән. Утта кыздырып, чүкеп тә дәүләт стандартына туры килмәгән тырма тешләрен ул шундук утиль әрҗәсенә ташлый. Бүген эштә хилафлык җибәрсә, яз көне авылдашларына авырга туры киләчәген яхшы аңлый слесарь. Игенче-механизаторлар Илфат Габдуллин белән Владимир Мазарченколар да үз эшләренә таләпчән карыйлар. Зур егәрлекле комбайннарыннан тыш, алар тракторда да хезмәт куялар. Үз эшенең остасы булган токарь Гыйльфан Мозаффаровтан башка ремонт эшләренең барышын күз алдына да китереп булмый. Биредә авыл хуҗалыгы машиналарын сафка бастыруда аның тарафыннан зур хезмәт куела.
Киләсе кыр эшләренә әзерлек, нигездә, искене яңарту исәбенә алып барыла. Бу көнне без хезмәт җитештерүчәнлегенең югары икәнлеген күреп киттек. Шулай ук биредәгеләрнең яңа чәчү комплексы сатып алу ниятләре дә юк түгел. Яңа техника кыр һәм хуҗалык эшләрен башкарганда яңа көч, зур таяныч булыр, җитештерүнең үзкыйммәтен киметер иде. "Агролак" ширкәтенең, җаваплыклары чикләнгән "Игенче", "Алан", "Нирус" ширкәтләрендәге кебек, элек-электән сакланып килгән уңай эш тәртибенә алынуы һәм тәҗрибәсенә таянуы сөендерә. Югыйсә, алдагы елларда бу хуҗалыкта техника ремонты финанс кыенлыкларына бәйле рәвештә зур сүлпәнлек белән барган иде. Баксаң, бу объектив фактордан да качып була икән. Фәкать хезмәтне дөрес оештырырга, көндәлек анализ ясап барырга, сыйфатлы итеп башкарылган хезмәткә түләү һәм кызыксындыру чаралары гына кулланырга кирәк. Мәсәлән, "Агролак" ширкәтендә комбайннар, тырма-чәчкечләр ремонтын декабрь аенда төгәлләп, алга таба машина-тракторлар ремонтына күчәргә планлаштыралар. Иң элек алар кул астында булган машиналарның дефектларын барлап чыкканнар. Шуның нәтиҗәсенә карап, бүген акчаларын саныйлар, запас частьлар сатып алалар. Якын көннәрдә остаханәне газ белән җылыту җаен карыйлар. Моның өчен мич булдырганнар инде. Әйткәнемчә, әлеге хуҗалыкта техника ремонтына бик вакытлыча керешкәннәр һәм оталар да. Вакыт бар әле дип үз-үзеңне тынычландырып йөрү әзерлекне артка сөйри, чыгымнарны гына арттыра. Киләсе җәй өчен арбаны бүгеннән әзерләп кую шарт. Безнең файдага - көннәр әле дә җылы тора. Озын һәм җылы көннәрне нәтиҗәле файдаланып калыйк!
Фәнил Нигъмәтҗанов.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: