Теләче Информ

Яшәеш акча кеременә бәйле

Җәй мул сөт чоры булып санала. Июль ае буе диярлек дәвам иткән тоташ эсселек районда сыерлардан сөт алу күләмен киметмәде.

Реклама

Киресенчә, районыбыз күмәк хуҗалыклары узган елгы күрсәткечләрне узып эшли. Бүген районыбыз терлекчеләре сыерлардан көн саен 72,6 тонна сөт савып алуга ирешәләр. Бер сыердан савып алынган сөт күләме13,7 килограмм. Бу узган елгы шушы чор белән чагыштырганда 107%ка артыграк. Хәзер районыбыз күмәк хуҗалыклары, крестьян-фермер хуҗалыклары белән берлектә, 92 тонна сөт җитештереп сата. Бүген иң мул сөт җаваплылыгы чикләнгән “Агролак” ширкәтендә җитештерелә. Бу көннәрдә әлеге ширкәт уңганнары һәр сыердан 23,8 килограмм сөт савып алуга ирешәләр. Мисал өчен, алар 21 июль көнне Теләче болынында узган авыл хезмәтчәннәре бәйрәмен тулаем савымны 9 тоннага җиткереп каршыладылар. Сөт җитештерүдә икенче һәм өченче позицияләрне җаваплылыклары чикләнгән “Алан” һәм “Теләче Агро” ширкәтенең Муса Җәлил исемендәге бүлекчәсе терлекчеләре били. Әлеге хуҗалыкларда хәзер 22,3, 19,4 шәр килограмм сөт савып алуга ирешәләр. Эсселек 40 градуска якынлашкан шартларда да җаваплылыгы чикләнгән “Агролак” ширкәтендә ничек итеп тулаем савымны 9 тоннага җиткергәннәр соң? - Иң беренче чиратта, торакларда микроклиматны оптималь дәрәҗәдә тоту өчен Яшәеш акча кеременә бәйле Фәнил Гаязов нинди мөмкинлекләр бар, шуларны эшкә җигәргә тырыштык. Мисал өчен, төннәрен сыерларны кардаларга чыгарып ашатабыз, бер генә мизгелгә дә судан өзмибез, моның өчен җаваплы кешеләр билгеләдек. Сыерлар, раздой, югары, уртача сөтле сыерлар төркеменә бүленеп, көнгә өч тапкыр савыла. Әлбәттә, моннан бер ел элек савымчыларыбызга әлеге тәртипкә өйрәнү җиңел булмагандыр. Шөкер, хәзер барысы да җайга салынды. Эсселекнең озак дәвам итәсен алдан тоемлап, терлекләрне кардаларга чыгардык, сыерларның бозаулавы һәм ашатуны яхшырту исәбенә сөт савып алуны арттыру мөмкинлекләрен карадык, - диде Шәтке товарлыклы-сөтчелек фермасы мөдире Люция ханым Әбҗәлилова. Әлегедәй күркәм нәтиҗәгә ирешүдә, ягъни 9 мең тонна сөт җитештерү юлында ширкәт савымчылары - Рузия Закирова, Миләүшә Яруллина, Ләйлә Хөсәенова, Зөлфия Шәмсетдинова, Гөлнара Балантаева, Гүзәл Сөнгатова, Көлемсәр Мөхәммәтҗанова, Филүзә Галимҗанова, лаборант Гөлназ Мәүлина, зоотехник Нияз Газизуллин, мал табибәсе Наилә Латыйпова, терлекче ирегетләр Рушат Баһавиев белән Рәис Ситдыйковлар, саву операторлары Азат һәм Айнур Якуповларның өлеше аз булмаган. Шәткелеләрне әлеге җиңүләре белән ихлас котлап, уңышлар дәвамлы булсын дигән теләктә калабыз. Чөнки кайсы гына хуҗалыкны алмыйк, аларның яшәеше терлекчелектән күбрәк акча кереме булдыруга бәйле.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: