Теләче Информ

Язгы ташу шаярмый

Балачактан ук Мишә елгасының ярларына чыгып ташуын, бөтен булган чүп-чарны агызып китүен карап хозурлана идек. Хәер, күбебездә ул гадәт һаман бетмәгән. Кичләрен Караширмә күперенә халыкның күпләп җыелуы шул хакта сөйли. Язгы ташу табигатьнең иң матур мизгеле дә, шул ук вакытта шомлы да. Районда су басу очраклары мөмкин булган авыллар исемлегенә...

- Мишә елгасында су күтәрелү дәрәҗәсе бүгенге көндә иң югары ноктасында. Су баса калса, кеше иминлеген саклау өчен тәүлеклек кизү оештырылды. Кеше тормышына куркыныч тудыручы очраклар теркәлмәде, - дип әйтеп узды район гадәттән тыш хәлләр бүлеге җитәкчесе Ирек Фәрхуллин.
Без Караширмә авылына юл тоттык. Авыл башында ук яшәүче Мөслимә Кадырова йорты су эчендә утыра.
- Ел саен су баса мине. Өй эченә үк кермәсә дә, идән асты су белән тулган. Егерме ел торам биредә, бер тапкыр кеше башына 800 сум акча түләнде, шуннан бирле бернинди ярдәм күрсәтелгәне юк, - ди ул.
Күршесе Тимершәех абый һәм Наҗия апаларның да бакчаларына ук килеп җиткән су.
- Быел аллага шөкер, алай ук куркыныч булмады. Көннәр салкын торгач, су кисәк кермәде. Бер елны өч көн буена өйдән чыга алмыйча утырдым, - ди Наҗия апа.
Үзләренчә йорт нигезләрен күтәртсәләр дә, башка урынга йортны күчереп салырга хәлләреннән килми бу карт-корчыкларның. Хәер, туып-үскән нигезне дә ничек ташлап китәсең?!
Үзәк авылында исә су басу куркынычы булган унике йорт исәпләнә.
- 2013 нче елда су керүче урам каршына дамба күтәртеп салган идек. Дамба астына торба да урнаштырылды. «Су үз юлын таба»,- диләр бит. Быел дамба өстеннән керде барыбер. Язгы ташу тынгач, тагын өстәп ком, таш салып ныгытырга туры киләчәк бу юлны,- ди Үзәк авылы җирлеге башлыгы Вальтер Котников.
Аның сүзләренә караганда, быел су керде дип ярдәм сорап мөрәҗәгать итүчеләр юк. «Минем телефон номерын авылдагы бөтен кеше белә. Хәбәр килсә, малларны күчерергә, йорт җиһазларын коры җиргә чыгарырга әзер торабыз», - ди авыл җирлеге башлыгы.
Хәзерге вакытта республиканың Гадәттән тыш министрлык вәкилләре һәрбер муниципаль берәмлекне контроль астында тота.
- Район җитәкчеләре су басу куркынычы туган һәр авыл җирлеге белән элемтәдә торырга тиеш. Халык та алдан әзерләнсен иде, ел саен су керәсен белә торып, су басты дип чаң сукканчы, траншея, канау ише корылмалар казып куюы сорала,- дип кисәтәләр Гадәттән тыш хәлләр министрлыгында. Хәер, алга таба да һава торышы хәзерге дәрәҗәдә сакланса, язгы ташу чорының шактый тыныч узуы да мөмкин. Әлеге язманы әзерләгән вакытта «Соңгы көннәрдә яңгырлар булуга карамастан, суның кимүе күзәтелә. Димәк, иң куркынычы артта калды», - дигән мәгълүмат бирделәр район гадәттән тыш хәлләр бүлегеннән.

Алсу Җиһаншина

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: