Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Главные новости

Җылы кабул иттеләр

Халыклар бердәмлеге көне уңаеннан район мәдәният йортында биредә эшләп килүче Халык театры тарафыннан драматург Мансур Гыйләҗев әсәре буенча эшләнгән "Яра" спектакле күрсәтелде.

Тамашачылар спектакльне бик җылы кабул иттеләр, спектакль азагында үзешчән артистларыбыз зур алкышлар белән кабат-кабат сәхнәгә чакырылдылар. Бөек Ватан сугышы елларын тасвирланган әлеге әсәр бик күпләрнең, аеруча алдагы рәтләрдә утырган өлкән буын тамашачыларның күңел хатирәләрен яңарткан-дыр. Әйе, каһәр суккан сугыш башланганда аларның күбесе туып кына калган иде бит. Драманың төп сюжеты сугыш чорында авылдашлар, күршеләр мөнәсәбәтенә, мәхәббәт өчпочмагына корылган. Аларның эш-гамәлләре аша башка геройларның батырлыгы да, куркаклыгы да, тугрылыгы да, икейөзлелеге дә чагыла.
Алга таба үзешчән артистларыбыз әлеге спектакльне авыл клубла-рында, мәдәният йортларында күрсәтергә җыена. Спектакльнең премьерасы өч көн алдан Олы Кибәхуҗа мәдәният йортында узган иде. Әсәрне сәхнәгә режиссер Фирдәвес Нәгыймова куйган.
Фәнил Гаязов

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев