Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Главные новости

Йөрәктән чыккан гына йөрәккә барып ирешә

Ниһаять, Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышлап үткәрелгән һәм ел буе дәвам иткән "Җиңүгә илткән юллар" сәнгать фестивале тәмам. Аның соңгы концертын мәртәбәле жюри һәм тамашачылар хөкеменә район газ хуҗалыгында эшләүчеләр тәкъдим итте.

Азактан район мәдәният бүлеге җитәкчесе Даут Ихсанов: «Көн дә бәйрәм, көн дә туй дигәндәй, бу арада бездә гел концерт. Фестиваль-бәйге тәмам. Иртәгә нишләрбез инде?!» - диде ул ярымшаяртып.
Чыннан да март-апрель айларында район мәдәният йорты концерт-тмашалардан гөрләп торды. Кайбер оешма-предприятиеләрне исәпкә алмаганда, күпчелек оешмалар фестивальгә намус белән, һәм зур тырышлык куеп әзерләнде. Беришләре бер-берсе белән кушылып, күмәк көч белән бер дигән концерт программасы тәкъдим итте. Мәсәлән, "Теләчеинформ" мәгълүмат үзәге, Теләче юл төзү һәм ремонтлау идарәсе, Гражданнар оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләр бүлеге, социаль яклау идарәсе, халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәге, район ветераннар Советы, район финанс бүлеге, "Ак барс банкы" коллективлары шундыйлардан. Бу бит әле, сәләтеңне, гомумән, белгәнеңне башкаларга күрсәтү генә түгел, сугыш чоры җырлары, шигырьләре һәм биюләре аша без сугыш чоры балалары - әти-әниләребезне, Ватан азатлыгы өчен башын салган каһарманнарыбызны зурлыйбыз да, аларның рухы алдында баш та иябез дигән сүз. Фестиваль кысаларында сәхнәдән яңгыраган һәр чыгыш күңелгә кереп калды. Авыр сугыш елларында халыкның бәгъреннән өзелеп төшкән һәм мәңге җуелмас "Җиңү көне", "Катюша" кебек җырларны тыныч күңел белән тыңлап буламыни?! Йөрәктән чыккан гына йөрәккә барып ирешә диелә безнең халыкта.
Шунысы сөенечле, әлеге концертларга халык бик яратып һәм теләп йөрде. Аеруча район хакимяте белән район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе, район үзәк хастаханәсе, Теләче урта мәктәбе, район газ хуҗалыгы, район мәгариф бүлеге, "Теләчеинформ" мәгъүмат үзәге, Теләче юл төзү һәм ремонтлау идарәсе һәм Гражданнар оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләр бүлеге коллективлары концерт куйганда тамаша залының тулы булуы шул хакта сөйли. Теләчедә моның кадәр халыкны фәкать Фирдүс Тямаев, Данир Сабиров һәм "Мунча ташы" сатира һәм юмор театры гына җыя аладыр. Әлеге коллективлар һәм артистлар популяр булсалар да, чыгышларының халыкка югары эстетик тәрбия бирүе бик икеле. Билдән түбән юмор сөйләп, такмак җырлап, акча җыюга корылган әлеге тамашаларның тәрбияви көче шуның кадәр генә. Без бәхетле, патриотик җырлар тыңлап үскән буын. Илебез тарихы белән аваздаш бай мәдәни мирасны без киләчәк буыннарга җиткерергә бурычлы. Шулай булмаганда, дүрт елга сузылган сугышны, аның аянычлы нәтиҗәләрен бик тиз онытачакбыз. Бу концертлар безгә Хәтерне яңартыр, киләчәк буыннарга җиткерер өчен кирәк. Кызганыч, үзләре башлап, үзләре шәхси үрнәк күрсәтәсе урында кайбер җитәкчеләребез матур, зур мәгънәгә ия булган концертларга йөрүне кирәк санамады. Шунлыктан, аларның оешмаларның чыгышын чагыштыру, бер-берсенә бәя бирү мөмкинлеге дә юк. Аның каравы, парадокс буларак, аларның күпчелеген алда санап үтелгән кала артистларының концертларында күрергә мөмкин иде. Зурдан кубып, районкүләм фестиваль үткәргәндә аларның күләгәдә калырга тырышуы һич аңлашылмый. Бу гамәл беребезне дә бизәми. Районкүләм сәнгать фестивальләрендә шәхси предприятие-ләрдә эшләүчеләр дә катнашса, аеруча күңелле, фестиваль бизәк-төсмерләргә тагын да баерак булыр иде. Берәүне дә җырлаганы, биегәне өчен сәхнәдән куып төшергәннәре юк әле. Шәхси предприятиеләрдә эшләүчеләр арасында да сәләтле егет-кызлар аз түгел бит. Арада утыз-кырык, хәтта йөзгә якын кеше эшләгән шәхси предприятиеләр бар. Ник бер тәвәккәле табылсын да, сәхнә күрке булыйм дисен?!
Фәнил Гаязов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев