Йөргән таш шомара
835
0
0

Республика лидеры Рөстәм Миңнеханов кече һәм урта бизнесны үстерүне республиканың алга таба барышының иң төп этапларының берсе дип саный. Илдә икъдисадый тотрыксызлык чоры булуга карамастан, эшмәкәрлекне үстерүгә юнәлдерелгән бер генә программа да тукталмады. Рөстәм Миңнеханов һәр муниципалитетта кече һәм урта эшмәкәрлекне үстерүгә игътибарны арттыруны бурыч итеп куйды. 7 апрель Мәскәүдә...
Безнең Теләче төбәгенә әйләнеп кайтыйк. Җирлегебездә кече һәм урта эшмәкәрлекне үстерү өчен нинди эшләр башкарыла? Бу турыда тулырак җавап алу өчен без район башкарма комитеты җитәкчесенең икътисади үсеш буенча урынбасары Илдар Әмин улы Миңнегуловка мөрәжәгать иттек.
- Чыннан да, дәүләт - кече һәм урта эшмәкәрлекне үстерүгә бик зур игътибар бирә. «Лизинг грант» программасы эшмәкәрләргә матди ярдәм күрсәтүче иң популяр чараларның берсе. Соңгы өч елда безнең районнан 20 эшмәкәр бу программа нигезендә 24,28 миллион сумлык техника һәм башка кирәк-ярак сатып алган. Бүгенге көндә район буенча кече һәм урта эшмәкәрлек белән шөгыльләнүче 365 субъект теркәлгән. Шуларның 237 се шәхси эшмәкәр, 128 е юридик зат. Авыл хуҗалыгы сферасында 67 фермер эшли, сәүдә, автотранспорт чараларын ремонтлау белән 117 эшмәкәр шөгыльләнә.
Үзеңнең эшеңне башлап җибәрү өчен нәрсәдән тотынырга кирәк? Бу хакта Теләче районында кече һәм урта бизнес эшмәкәрләре Ассоциациясе җитәкчесе Рәис Саттаров үз киңәш-фикерләрен җиткерде.
- Тик яткан таш астыннан су йөрмәгән кебек, тик торырга ярамый. Һәр кешенең нинди дә булса яратып башкара торган эше була. Ул аны башкаларга караганда остарак эшли. Шул эштән башларга кирәк. Иң мөһиме тик тормаска кирәк.
- Сез үзегезнең эшне нидән башладыгыз?
- Эшмәкәрләр белән бергә Чувашиянең Шыгырдан дигән авылына барып кайттык. Анда бөтен кеше үз эше белән шөгыльләнә. Шәхсән үзем түбә калайлары ясау белән кызыксынып киттем. Кайткач, дәүләттән бирелүче Лизинг-грант ярдәмендә калай бөгүче станоклар алып, партнерым Айдар Хәсәншин белән мини-завод ачып җибәрдек. Түбә калайлары, тәрәзә кашагалары, теплицалар, хәтта почта тартмаларына кадәр үзебез ясап кешегә сатабыз. Бирегә товар сорап килгән кеше өй салырга нәрсә кирәк - шуны табарга тиеш, шул максаттан чыгып эш иттек. Бүгенге көндә бездә алты кеше эшли.
- Районда эшмәкәр-ләрнең үз Ассоциациясе бар дидек. Биредә эшмәкәрләргә ярдәм күрсәтеләме?
-Безнең районда Аллага шөкер, эшмәкәрләр күп. Төп максат- бер-берең белән аралашу, бер-береңнән киңәш сорау, өйрәнү. Үзең генә чишеп булмаслык проблемалар да килеп чыга кайчак. Кемдер бу проблема белән очрашып, аны хәл иткән булырга да мөмкин. Сораш, белеш, йөр. Шул вакытта гына тиешле нәтиҗәгә ирешеп булачак. Район башкарма Советында эшмәкәрлекне үстерү бүлегендә үз эшен башлаучыларга документлар тутыру буенча да, башка мәсьәләләрне хәл иткәндә дә ярдәм итәргә әзер торалар. Әйе, илдә кризис бара дип, бер урында тукталып калырга, таптанып торырга ярамый. Башлаган эшне дәвам итәргә, ә үз эшен башлаучыларга куркып калмаска кирәк. «Кризис» сүзе дә бит, проблема һәм мөмкинлек дигән мәгънәне аңлата. Проблема булган кебек, аны чишү юллары да, һичшиксез табылачак.
Алсу Җиһаншина.
P.S. «татарстан рес-публикасында кече һәм урта эшмәкәрлекне үстерү чаралары» - бу турыда тулырак мәгълүматны «Атна вакыйга-лары»нда укыгыз.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
Нравится
Поделиться:
Комментарии (0)
-
26 май 2022 - 16:03Чират - кукурузга! Бүген, ягъни 26 май көнне, муниципаль район башлыгы Нәҗип Хаҗипов, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Ралиф Низаметдинов белән җаваплылыклары чикләнгән “Таң”, “Агролак” ширкәтләре, “Әхмәтова Г.Ф.” крестьян-фермер хуҗалыгы басуларында булып, язгы кыр эшләренең барышы белән танышты.9900
-
26 май 2022 - 15:552 тур 2 июньдә Биектау шәһәрендә узачак 26 майда Мамадыш шәһәрендә Өстәмә белем бирү педагоглары Хәбиров Р.Г., Вафин И. И. җитәкчелегендә 2011-2012 елгы футболчылар командасы «С дивизионы»футбол буенча Татарстан Республикасы беренчелегенең зона этабының 1 турында катнашты.9100
-
26 май 2022 - 15:04Татарстанның 25 меңнән артык аз керемле гаиләсе яңа төр түләүне алды Президент кушуы буенча аз керемле гаиләләр өчен кертелгэн яңа түләүне 8-17 яшьлек балалары булган 25 мең гаиләнең ата-аналары алды, шуларның 8,5 меңнән артыгы "күп балалы" статусына ия. Татарстанда гаиләләргә 625 млн. сумнан артык акча түләнгән инде.6400
-
26 май 2022 - 13:37Республикада шторм кисәтүе игълан ителде Иртәгә - 27 майда республика территориясендә яшенле яңгыр һәм боз явуы көтелә, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология үзәге.16300
-
26 май 2022 - 11:17«Теләче» район газетасына языл һәм БҮЛӘК от! Хөрмәтле райондашлар! 2022 елның икенче яртыеллыгына газета-журналларга, шул исәптән «Теләче» газетасына язылу кампаниясе бара. Киләсе яртыеллыкта да бергә булыйк! Йортыгызга районыбыз яңалыкларын алып киләчәк район газетасына язылырга онытмагыз!9700
-
26 май 2022 - 10:07Ләйлә Фазлыева: Әти-әниләр белән эшләү өчен экспертлар төркеме булдыру ихтыяҗы туды Ата-аналар белән эшләү өчен экспертлар төркеме булдыру ихтыяҗы туды. Татарстан Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева Казан федераль университетында узган педагогик белем бирү буенча VIII Халыкара форумда (IFTE-2022) шулай дип белдерде.5000
-
26 май 2022 - 10:03«Игенче» һәм «Таң» ЖЧШ дә азык эзерләү техникасына карау уздыру Техник карау уздыру буенча төзелгэн еллык график нигезендә, районда булган азык эзерләүу техникасына мондый чаралар уздыру вакыты килеп җитте.9200
-
26 май 2022 - 08:25Психик, неврологик авырулар йокысызлыктан башлана Кеше гомеренең өчтән бер өлешен йоклап уздыра, ди галимнәр. Татлы йокы бик күп төрле авыруларны кисәтә, иммунитетны ныгыта. Бүген бик күпләр шул бәхеттән мәхрүм. Рәсми саннарга ышансаң, бүген ил халкының 23 проценты йокысызлыктан интегә. Йокысызлыкны ничек булдырмаска? Татлы йокы сере нидә? КФУ Университет клиникасының табиб-сомнологы Лилия Шаһиәхмәтова белән әнә шул хакта сөйләштек.7500
-
26 май 2022 - 07:58Фитомониторинг, проведенный Россельхозцентром Татарстана, показал засоренность посевов яровых культур Специалистами филиала ФГБУ «Россельхозцентр» по Республике Татарстан проведено обследование яровых культур на засоренность посевов. Обследовано к концу второй декады мая в разных районах республики 6,8 тыс. га.7400
-
26 май 2022 - 07:54Укучылар арасында дару үләннәре җыю буенча ике призлы урын Баландыш төп гомуми белем бирү мәктәбендә Татарстан Республикасы Кулланучылар кооперациясе оешмасы вәкилләре мәктәп укучылары белән очрашты.19300
-
25 май 2022 - 20:12Сәнгать мәктәбендә – ачык дәрес Бүген, ягъни 25 май көнне, район сәнгать мәктәбенең баян классында әти-әниләр өчен ачык дәрес үткәрелде.23400
-
25 май 2022 - 15:36Районыбызда милли бәйрәм - Сабантуена әзерлек эшләре дәвам итә Сабантуйның тантаналы ачылышына әзерлек инде күптәннән башланды.44700
-
25 май 2022 - 14:434 сыйныф укучылары беренче укытучылары белән саубуллашты
-
24 май 2022 - 13:49Сау бул, мәктәп!
-
26 май 2022 - 09:31Хөрмәтле районыбыз эшмәкәрләре! Сезне Россия эшкуарлары көне белән чын күңелдән котлыйм!Әлеге бәйрәм - үз эшләрен оештыра һәм үстерә алучы, инициативалы, актив һәм талантлы кешеләрнең һөнәри бәйрәме. Районыбызның үсеше өчен үз тәҗрибәсен һәм иҗади ресурсын кулланучы, яңа эш урыннары булдыручы эшмәкәрләргә рәхмәт сүзләрен җиткерәм. Сезгә һәм якыннарыгызга сәламәтлек, бәхет һәм иминлек телим!11100
-
26 май 2022 - 08:30Үзебез казып канализация кольцолары урнаштырабыз. размер - 1-1,5; 2 м. Тел. 89874083028, 890032542886900
-
25 май 2022 - 14:49«СалаваTik»лар яңа җыр бүләк итә Бүген интернет киңлекләрендә «СалаваTik»лар башкаруында «Бәтиләр» җырының клибы чыкты.54300
-
25 май 2022 - 15:36Районыбызда милли бәйрәм - Сабантуена әзерлек эшләре дәвам итә Сабантуйның тантаналы ачылышына әзерлек инде күптәннән башланды.44700
-
24 май 2022 - 17:33Прокуратура Тюлячинского района поддержала государственное обвинение по уголовному делу в отношении водителя автомобиля В Тюлячинском районе вынесен приговор водителю, который управлял автомобилем, будучи ранее неоднократно лишенным права управления транспортными средствами и не выполнивший законные требования сотрудников ОГИБДД о прохождении медицинского освидетельствования на состояние опьянения.38700
-
24 май 2022 - 21:30Район башлыгы Нәҗип Хаҗипов кулыннан акчалата премия сертификатларын кабул итеп алдылар Бүген, ягъни 24 май көнне, муниципаль район башлыгы Нәҗип Хаҗипов, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Ралиф Низаметдинов белән җаваплылыгы чикләнгән “Чулпан”, “Игенче”, “Август – Теләче”, “Алан” ширкәтләре һәм “Низамов М.Х” крестьян-фермер хуҗалыгы басу-кырларында булып, язгы кыр эшләренең барышы белән танышты.38400
-
25 май 2022 - 13:1790 яшендә дә хезмәттә әле ул Олы Мәтәскә авылында яшәүче Асиәбикә апа Сафиуллина үзенең туган көнен билгеләп узды.32400
© 2011 - 2022. Телэче (Тюлячи). Все права защищены.
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Телэче (Тюлячи)
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл №ФС77-47609 от 07.12.2011 г.
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Хузин Ленар Юсупович
ФИО руководителя: Хузин Ленар Юсупович
Адрес редакции: 422080, Республика Татарстан, Тюлячинский р-н, с. Тюлячи, ул. Луговая, д. 6а
Телефон редакции: (84360)2-13-27
Email: tulinf@rambler.ru
Электронная почта филиала для сообщений о фактах коррупции: tulinf@rambler.ru
Учредитель СМИ: АО «ТАТМЕДИА»
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Телэче (Тюлячи)
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл №ФС77-47609 от 07.12.2011 г.
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Хузин Ленар Юсупович
ФИО руководителя: Хузин Ленар Юсупович
Адрес редакции: 422080, Республика Татарстан, Тюлячинский р-н, с. Тюлячи, ул. Луговая, д. 6а
Телефон редакции: (84360)2-13-27
Email: tulinf@rambler.ru
Электронная почта филиала для сообщений о фактах коррупции: tulinf@rambler.ru
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика
Телефон АО «ТАТМЕДИА»: (843) 222 09 84
16+