Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Главные новости

Йорт-җирсез калдылар...

Ямьле җәй айларына да кердек, жәйнең беренче көннәре үк безне челләдәй эссе көннәр белән каршы алды. Җәйге эссе көннәрдә янгын чыгу куркынычы бермә-бер артуын онытмасак иде... Янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләренә бу чорда аеруча игътибарлы булуны сорый янгын сүндерү бүлеге хезмәткәрләре.

31 май көнне Олы Нырсы авылында чыккан янгынның сәбәбе дә янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен дөрес үтәмәү белән бәйле. "Карак бер әйберне генә урлый, ә уттан берни калмый шул. Бу көнне Олы Нырсы авылында үз йортлары белән гомер итүче Фәүзия ханым Нуретдиноваларны да ут-күз йорт-җирсез калдыра. "Янгын иртәнге җиде сәгатьтә көнкүреш приборларын куллануда янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен дөрес үтәмәү нәтиҗәсендә чыга. Фәүзия Нуретдинова күптән кулланышта булмаган суыткычын эшләтеп җибәрә, янгын, верандада торган әлеге суыткычтан чыга һәм бөтен йортны чолгап ала. 1972 елгы агач йорт тулаем янып бетә", - дип хәбәр итте безгә Теләче һәм Саба районнары буенча янгын күзәтчелеге бүлеге баш белгече Ленар Тимерханов.
74 яшьлек Нуретдинова Фәүзия ханым бүгенге көндә әти-әни тәрбиясеннән мәхрүм балигъ булмаган баланың опекуны. Авыр тормыш хәлендә калган кешеләргә ярдәм кулы сузу һәркемнең изге бурычы. Теләгән һәр кеше гаиләгә акчалата, йорт салу өчен төзелеш кирәк-яраклары, материаллар күчерү өчен транспорт чарасы биреп торып, я булмаса кием-салым, тормыш кирәк-яраклары белән ярдәм итә ала. «Ак Барс» банкының Теләчедәге өстәмә офисында 8116710 номеры астында Фәүзия Нуретдинова исеменә хисап ачылды. Баш өстендә түбәсез калган әлеге гаилә кайгысына беребез дә битараф калмыйк!
Рәфилә Шәмсетдинова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X