Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Главные новости

Йөргән аякка гына җим иярә

Ел саен, көз җитеп, басу-кырларда, бакчаларда уңыш өлгергән мәлдә сала халкы өчен авыл хуҗалыгы ярминкәләре үткәрелә. Көзге ярминкәләрдә халыкка юнь бәягә, сыйфатлы авыл хуҗалыгы продукциясе сатып алу мөмкинлеге тудырыла. 12 сентябрь көнне районыбыз җитештерүчеләре Казан шәһәренең Татарстан урамы белән Тинчурин урамы кисешкән чатта сәүдә итте. Иртәнге җидедә биредә алма төшәрлек...

Көзге ярминкәдә яңа суйган терлек итенә, яңа сауган авыл сөтенә, кәбестә, суган ише яшелчәләргә сорау зур булды. Арада суганны, шикәр комын һәм карабодай ярмасын юксынып, эзләп йөрүчеләр дә бар иде. Мәсәлән, ит һәм сөт ризыкларын җаваплыклары чикләнгән "АгроЛак", "Игенче", "Алан" ширкәтләре, "Сөт иле - Теләче" агрофирмасы куйган сәүдә өстәлләреннән чират торып алдылар. "АгроЛак" ширкәте җитештерүчеләре ярминкәгә бәйрәм рухы өстәп, сатып алучыларны кайнар чәй һәм коймак белән сыйларга да өлгерде. Моннан тыш, райондашларыбыз, төрле кайнатмалар тозлыклар, таба ашлары, кул эшләре һәм гөлҗимеш, миләш, балан һәм гөмбә ише көз нигъмәтләре белән дә сәүдә итте. Үзегез беләсез, авылдан килгән продукциянең бәяләре, гадәттә, "тозлы" булмый. Шуңа да шәһәр халкы иртәнге сәгатьләрдә үк арзанлы һәм сыйфатлы һәм экологик яктан чиста продукция алып калырга ашыкты. Алдагы еллардан аермалы буларак, икенче икмәгебез булып саналган бәрәңге тирәсендә әлләни ыгы-зыгы күренмәде. "Зур активлык күзәтелмәсә дә, бәрәңгене алалар. Күрәсең, алдагы ярминкәләрдә бәрәңгенең бәясе төшкәнен көтәләр. Быел бәрәңге күп җирдә уңды бит, - дип белдерде Ачы авылы басуларында бәрәңге игүче фермер Айнур Гобәйдуллин. Умарта балы белән сәүдә итүче Нияз Сабирҗанов ярминкәгә бушка килмәвен, казанлылларның Теләче балын теләп алуларын әйтте. Дөресе шул, йөргән аякка җим иярә.

Өстәлләр янәшәсендә сәүдә гөрләсә, районыбыз үзешчәннәре мәйдан уртасында сатып алучыларга үзләренең дәртле җырларын бүләк иттеләр. Республикабызның атказанган мәдәният хезмәткәрләре - Рафис Минһаҗев белән Флүзә Галәвиева, биюче һәм җырчы кызыбыз Гөлназ Габдрахманованың җырлары сатып алучыларның гына түгел, иртәнге алтыда ук сәүдә итә башлаган җитештерүчеләребезнең дә күңеленә күтәренке, бәйрәмчә рух өстәгәндер. Сораштыруларымнан күренгәнчә, кала халкы үзешчәннәребезгә дә, җитештерүчеләребезгә дә рәхмәтле булып калды. Хәер, шәһәр халкына моңаеп утырырга иртә әле. Чөнки авыл хуҗалыгы ярминкәләре ел азагына кадәр дәвам итәчәк. Безнең район җитештерүчеләре ике атна саен калага йөриячәк. Фәкать сатар өчен җитештергән маллары гына булсын. Киләсе атнада кабаттан Әтнә районы җитештерүчеләре хезмәт күрсәтәчәк.

Фәнил Нигъмәтҗанов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев