Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Главные новости

"Әйтә кебек кыр казлары"

Теләче авылыннан Наилә Исмәгыйлева шигыре.

Әйтә кебек кыр казлары

Кыр казлары кайта җылы яктан

Күпме түгепләр көчен.

Тыныч кына торып, оя корып

Бала чыгару өчен.

Алар кеше булмаса да,

Нинди бердәм.

Тәртип бозмый, тезелешеп,

Очалар бит чит илләрдән.

Бала чыгарыйк тынычлап,

Сез безгә тиясез ник?

Безне бимазаламагыз,

Без сезгә тимибез бит.

Казлар коткарган Римны

Бу тарихка язылган.

Белә торып аласыз бит,

Кош каргышы языгын.

Монда безгә тынычлык юк

Тормыйк-тормыйк.

Кыр казлары әйтә кебек,

Юлыбызны чит илләргә кире борыйк.

Наилә Исмәгыйлева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев