Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Главные новости

Олы Саурыш авылына юл керде

Узган атнада Олы Саурыш авылында күптән көтелгән зур вакыйга булды. Юлсызлыктан интеккән авыл халкы, юллы булу бәхетенә тиенде. Әлеге авылга язгы, көзге пычрак көннәрдә эш белән барасы булса, бер атна алдан кайгыра башлый идек. Сумкага озын кунычлы бутый саласы, өстән яңгыр явып торса: «Утырып барган машинам батып калмаса ярар»,-иде дип...

Олы Саурыштан йөреп эшләгән Айзирәк Яруллина: "Миннән дә интегеп эшләгән кеше булмагандыр. Яз, көз көннәрендә, велосипедны этеп алып бара торган идем. Сазга пычранган кешегә, юлга чыккач машина шоферлары да аптырап китте. Ышанасы да килми, бөтенләй башка мөхиткә килеп төшкән кебек»,-ди үзенең хисләре белән уртаклашып. Юл булгач кибеттә эшли башлаган. Туган якларын сагынып, үз нигезләренә кире кайтучылар да аз түгел. Күркәм мәчеттә авылга ямь биреп утыра. Кайчандыр, әлеге авылда мәктәп гөрләп торган. «Юл булгач авылыбыз бетмәячәк. Безне юллы иткән район җитәкчесенә олы рәхмәтлебез, безнең гозерне аяк астына салып таптамады»,- диде очрашу барышында Әнисә Фәләхова.

Бүген авылга илтүче 1,805 аралыгындагы юл күтәртелеп, тыгыз итеп ком вак таш белән түшәлгән. 16 октябрь көнне тантаналы шартларда әлеге юл ачылды. Халык белән очрашуга Татарстан Республикасының транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Ленар Сафин, Президент аппараты җитәкчесе урынбасары Илнур Гарипов, Теләче муниципаль район башлыгы Илдус Зарипов һәм башка мәртәбәле кунаклар килде.

Башка чаралардан аермалы буларак, бу көнне үзешчәннәр катнашында концерта булмады, эшлекле шартларда җитәкчелек тә хисап тотмады. Гади генә узган очрашуда ,юллы итүгә үзләреннән өлеш керткән җитәкчелеккә авыл халкы рәхмәт хисләрен җиткерде. Һәр кеше очрашудан файдаланып үзенең кичрешләрен әйтеп калырга тырышты. Олы Саурышта гомер кичерүче Нурзия Вилданова: " Юл булганчы, авылга балалар да кайта алмыйча интекте. Кайткан туганнарның да көз айларында , авылга керә алмыйча, кире борылып киткән вакытлары күп булды. Киләчәктә бер клуб та булса яхшы булыр иде. Өлкәннәр булсада чыгар идек»,-диде очрашудан файдаланып. Алай гына түгел, килгән кунакларга үзе бәйләгән йон оекларны да бүләк итте.

Башкала кунаклары да авыл халкының берсен-берсе уздырып әйткән рәхмәт сүзләрен, чын күңелдән җиткерелгән теләкләрен тыңлагач, байтак чыгымнар тотылып эшләнгән юлның юкка булмавына тагы бер кат инанды. Шунысын да әйтергә кирәк, бүген инде районда юлсыз авыллар калмады диярлек

Бу көнне яңгыр да явып үтте. Башка вакытта: " И Ходаем тагы яңгыр ява, атна ахры җитсә шул хәл, балалар ничек кайтыр ",- дип борчыла торган авыл халкы, бүген: « Хәере белән яусын», -дип тыныч күңел белән балалары кайтканчы дип камыр ризыклары пешерергә өенә таралышты.

Эльмира Әхмәтҗанова

Ирек Сафин фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X