Теләче Информ

Юкка чыккан авыл

Районыбыз картасында бүгенге көнгә 22 беткән авылның урыны бар. Бүгенге язмада бер авылның ерак булмаган еллардагы язмышын күрсәтеп узабыз.

Югары Ачы авылының барлыкка килү вакытын төгәл ачыклап булмады. Бу авыл Екатериновка авылы белән Сатыш авылы арасына урнашкан була. Авылның икенче төрле исеме Тимиревка, ә татарлар аны Комганчы Ачы дип йөриләр иде. Руслар үзләре дә, татарларга ияреп, Кумган Ачи дип атадылар.

Чыннан да, авыл бик һөнәрле булып, биредә аеруча бакыр эшләнмәләр ясаганнар. Бу авыл һөнәрчеләре хәтта кисәкле бакырдан пластинкалар һәм табаклы бакыр да ясый белгәннәр, димәк, аларда, бик гади булса да, прокат станнары да булган. Комганнар мөселман тормышында иң кирәкле әйбер булып, сәүдәгәрләр аларны Казаннан килеп алганнар. Шулай да Югары Ачы кешеләре беренче чиратта игенчеләр һәм терлекчеләр булганнар.

Реклама

1884 елда авылда 37 хуҗалык булуы, 1913 елда 311 кеше яшәве һәм мәктәп булуы билгеле. Совет власте урнашканнан соң Югары Ачыда зур үзгәрешләр булмый, 1930 елда ул Екатериновка авыл советына кереп, авылда 173 кеше, ә 1939 елда елда 179 кеше яшәве билгеле. Шуннан соң авыл кечерәя башлый. Сугышта Югары Ачыдан төгәл булмаган мәгълүматләр буенча 33 кеше һәлак була. Сугыш еллары статистикасы буенча әйләнеп кайтканнары да якынча 33 кеше булырга тиеш, тик фәкәтъ 6 кешенең генә исемен ачыклап булды. Бу авылның үз зираты да булмаган, мәрхүмнәрне Ачы авылында җирләгәннәр. Авыл аерым колхоз булып яшәгән һәм үз заманы өчен нык хуҗалык булган, хәтта 1950 еллар дәвамында аларда электр станциясе дә бар иде. 1963 елда Сельцо-завод авыл советы составына кереп, авылда 76 кеше яшәгән.

“Исчезнувшие населенные пункты Республики Татарстан” дигән белешмәдә Югары Ачы 1963 елда бетте дип язылган. Тик бу язма дөреслеккә туры килеп бетми, авылда йортлар да, кешеләр дә 1975 елларда да бар иде. Авыл янындагы кечкенә генә урман хәзер дә Ачы урманы дип атала.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: