Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Главные новости

Юкка чыккан авыллар

Сельцо-завод һәм Белогорка авыллары турында ишеткәнегез бар идеме?

Сельцо-завод.

Теләче ягы авыллары патша хөкүмәте  тарафыннан 3 тапкыр үткәрелгән “Писцовая книга”ларда яхшы тасвирланган. Ләкин бу китапларда Сельцо-завод һәм Белогорка авыллары юк.  Бу авыллар 18 гасырда гына  нигезләнгән. 1884 елда Сельцо-завод авылында 114 ир кеше һәм 118 хатын-кыз яшәгән , алар алпавыт Иван Карпович Лопахин (кайбер язмаларда Лопатин) крестьяннары булалар. Лопахин земский начальник була, үзенең крестьяннарына яхшы мөгәләмәдә булган. Авылда 1913 елда 249 кеше яшәгәнлеге һәм  мәктәбе булуы билгеле. Еш кына Сельцо-завод авылында бакыр заводы булуы турында язалар, ләкин бу язмалар дөреслеккә туры килмиләр. Бу авылда завод булган, ләкин ул поташ заводы. Бу бик примитив заводта поташ алу күп хезмәт куюны сораган. Зур мичләрдә агач яндырып көл алганнар һәм кайнар көлне кайнар суда эретеп, шул эремәне янып торган мичкә сипкәннәр, ләкин мичтәге ут сүнәргә тиеш түгел. Шул вакытта мич төбендә калий карбонаты, ягъни поташ барлыкка килгән. Аннан соң барлыкка килгән массаны ватып, мичкәләргә тутырганнар. Бу күп хезмәт белән бергә күп чыгымнар да сораган. 1 кг поташ алу өчен 1 куб.м утын яндырганнар. Поташ нигездә сабын җитештерүдә кулланылган. Поташ заводыннан тыш авыл үзенең тегермәне белән данлыклы була. Кече Мишә елгасына урнашкан күп ташлы бу тегермән үткән гасырның 50 еллар азагына кадәр эшләде.

Сугыш кырында авылдан 56 кеше һәлак була, ә җиңү белән кайтучыларның бары тик 7 сен генә ачыклап булды, алар да якынча 56 кеше тирәсе булырга тиеш. Сугышка 112 кеше озаткач 1941 елларга Сельцо-завод кечкенә авыл булмаган. Ул 1935 елдан авыл советы үзәге була. 1963 елда үзе авыл советы үзәге булып торса да, анда нибары 90 кеше яшәгән, 1986 елда Теләче авыл советына керә һәм шуннан соң рәсми документларда искә алынмый. 1990 елларда нибары 2 йорт булып, тиз арада алары да беттеләр. Соңгы йортны элеккеге авыл хуҗалыгы министры урынбасары Афанасьев Иван үз нигезе итеп соңгы көннәргә кадәр саклады.

Урыны - Екатериновка белән Өрымширмә авыллары арасында, Кече Мишәнең сул ягында. Екатериновкадан 1–1.5 км ераклыкта. Урыны хәзер дә билгеле, үз зиратлары юк.

Белогорка (Сологубовка).

Элеккеге язмаларда авыл Сологубовка дип аталу очраклары да бар .Сологубов – җирле алпавыт, аның 400 дисәтинә җире, 30 ир кеше 28 хатын-кыз крепостной крестьяны булган. 1878 елда 15 хуҗалыгы була.  “Писцовая книга"да искә алынмавы, аның соңрак  барлыкка килүен күрсәтә. Авыл һәрвакыт кечкенә булып, анда 1913 елда 109 кеше яшәгән. Шулай булуга карамастан мәктәбе булган. 1930 елларда Екатериновка, 1935 елдан Сельцо-завод авыл советы составына кергән һәм 298 кеше яшәгән , барысы да руслар. 1970 елларга 19 кеше кала һәм 70 елларның азагына бетә. Макса елгасында су тегермәне булган.

Сугыш кырында Белогоркадан 34 кеше ятып кала, исән кайтканнарын 6 кешене генә ачыклап булды, ә алар якынча 34 кеше булырга тиеш.

Урыны – Ачы күперен чыккач та сулда, 1-1.5 км Макса елгасы буенда. Хәзер дә билгеле, ярымҗимерек йорты да бар.

Сәлмән Гыйльмиев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев