Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Главные новости

Үзара тикшерү узды

Бүген, ягъни 7 апрель көнне, район күмәк хуҗалыкларының язгы кыр эшләренә әзерлеген барлау максатыннан үзара тикшерү узды.

Җаваплылыклары чикләнгән "Игенче”, “Алан”, “Агролак” ширкәтләре,  “Низамов М.Х.” һәм “Әхмәтов” крестьян-фермер хуҗалыкларының язгы кыр эшләренә әзерлегенә Казан дәүләт аграр университеты ректоры Айрат Вәлиев рәислегендәге комиссия бәя бирде. Комиссия составында Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының игенчелек тармакларын үстерү бүлеге җитәкчесе урынбасары Фәргать Зиннәтов, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең баш консультанты Илфар Баев, Дәүләт техник күзәтчелегенең район бүлеге җитәкчесе Хәмит Нәзиров, "Россельхозцентр”ның район бүлеге җитәкчесе Илдар Галиәхмәтов эшләде. 

Җаваплы белгечләр әлеге хуҗалыкларның техника паркларында, амбар хуҗалыкларында булып, язгы кыр эшләренә катнашачак техника һәм тагылма җайланмаларның һәм симәнә әзерләү машиналарның әзерлеген барлаудан тыш, хезмәткә түләү, туклану, хезмәтне саклау мәсьәләләренә дә зур игътибар бирделәр. 

Чарада муниципаль район башлыгы Нәҗип Хаҗипов катнашты һәм чыгыш ясады.

Фәнил Гаязов.

Автор фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев