Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Главные новости

Үзенчәлекле кешеләр ярышы

10 июль көнне Максабаш авылы янында урнашкан сусаклагычта һәвәскәр балыкчылар бәйгесе булып үтте.

Быел икенче тапкыр үткәрелүче бәйге  - 10 июль - Балыкчылар көненә багышлап үткәрелде. Аның тәүгесе кыш азагында, язгы ташу алдыннан үткәрелгән иде. 

Җиңүчеләрне муниципаль район башлыгы Нәҗип Хаҗипов белән ярышларның иганәчесе “Удача рыбака” кибетләр челтәре җитәкчесе Эдуард Шәйдуллин тәбрикләде. Җиңүчеләргә Дипломнар һәм иганәче тарафыннан әзерләнгән бүләкләр - балыкчы кирәк-яраклары тапшырылды. 

- Сез бу дөньяның иң үзенчәлекле кешеләре. Сез чыдам, сабыр кешеләр. Елның теләсә-кайсы фасылында, төрле һава шартларында: кояш та кыздырырга, яңгыр да яварга, кышкы  чорда җил-бураннар да килеп чыгарга мөмкин, үзегезнең яраткан шөгылегезгә тугры каласыз. Бик сирәк кешеләр генә сәгатьләр буе калкавычка карап утыра ала, минемчә. Чыгымнардан да курыкмыйсыз. Балыкчыларның кием-салымы, кармаклар, көймәләр һәм  башка кирәк-яраклары шактый суммага төшә дип ишетә беләм. Өстәвенә, сез табигатьне ярата һәм аның матурлыгы белән дә хозурлана беләсез. Бүгенгедәй күркәм чарага балаларның да җәлеп ителүе, гомумән, гаиләләрегез, якыннарыгыз белән килүегез фәкать мактауга лаек, - дип белдерде  үзенең фикерләрен муниципаль район башлыгы Нәҗип Хаҗипов җиңүчеләрне тәбрикләү тантанасында.

Азактан чарада катнашучылар ярышны оештыручылар тарафыннан әзерләнгән балык шулпасы белән сыйланды. Ачык һавада татылган тансык ризык иллә дә тәмле булды.

Әлеге язманы тулырак "Теләче" газетасының киләсе саныннан укый аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев