Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Главные новости

Җиңүчеләребезне бүләкләдек!

Хәтерләсәгез, мөселманнар өчен изге булган Рамазан аебызда без - "Теләчеинформ" мәгълүмат үзәге, район мөхтәсибәте белән берлектә укучыларыбыз арасында Дини викторина уздырган идек. Викторинаның сорауларын без рәсми сайтыбызда - www.tulachi.ru урнаштырдык.

Күбесенчә әлегедәй чараларда өлкән буын вәкилләре катнаша, ә алар Интернет белән әлегә бик үк дус та түгел, әллә шуңамы бу юлы катнашучылар саны көтелгәнчә күп булмады. Шулай да сорауларны сайттан карап, җаваплар язып җибәрүчеләр хәйран иде. Ә җавапларны иң дөрес һәм төгәл язып җибәрүче - Теләчедән Раилә Фәсхиева булды, аңа алдан вәгъдә иткәнчә Изге Коръән китабы тапшырылды.
Шулай ук Теләче мәчетендә узган бүләкләү тантанасында Айдар авылыннан Ләйлә Сафина, Теләчедән Гүзәл Хәсәншина, Үзәк бистәсеннән Рәсимә Ибраһимова, Әнисә Миннебаева, Иске Җөри авылыннан Наилә Бәдриевага да истәлек бүләкләре тапшырылды. Мондый викторинаны, Аллаһ теләсә, Корбан бәйрәмебез алдыннан да уздырырга ниятлибез. Актив булырсыз дип ышанып калабыз, ә бу юлгы катнашучыларга зур рәхмәт белдерәбез!
Ихтирам белән «Теләчеинформ» мәгълүмат үзәге
редколлегиясе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X