Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Главные новости

Үзләре сайлаган язмыш

Участок инспекторлары хезмәте кеше язмышы белән бәйләнгән. Тәүлекнең һәр сәгатендә ярдәм сорап аларга мөрәҗәгать итәләр. Бу очракта аларга оперативник та, тикшерүче дә, эксперт та, психолог-тәрбияче дә булырга туры килә. Гражданнар иң элек нәкъ менә аларга мөрәҗәгать итә, чөнки урыннарда күпчелек очракта җинаятьләрне булдырмый калу һәм аларны кисәтү - участок вәкаләтлеләренең...

Районыбызның дүртенче административ участогында хезмәт куючы Салават Каюмов инспекторлар арасында иң нәтиҗәле эшләүчеләрнең берсе. Ул Шәтке, Олы Нырсы, Айдар, Баландыш, Әбде авыл җирлекләрендә яшәүче халыкның тынычлыгын һәм матди бөтенлеген саклый. Салават халык белән һәрвакыт тыгыз элемтәдә, үз хезмәтен намус белән башкара. Җитәкчелек әйтүенчә, ул башка хезмәткәрләргә үрнәк күрсәтеп эшли. Шунысы сөенечле, Салават узган ел берүк вакытта тораклы да һәм эш урынлы да булды. Хәзер ул хәләл җефете Ләйлә һәм улы Самир белән бөтен уңайлыклары булган йортта яши һәм хезмәт итә. Бөтен уңайлыклары булган әлеге йорт аңа һәм аның хезмәттәшләре Илһам Шәяхмәтов белән Раил Газизовка республика муниципаль берәмлекләр Советы карары һәм республика, район җитәкчелеге ярдәме белән төзелеп бирелде.
Салават хокук саклау органнарында 2008 елның апреленнән бирле эшли. Хезмәт юлын ул район эчке эшләр бүлегенең юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясендә стажер буларак башлый. 2014 елның октябренә кадәр ул биредә инспектор вазифасын башкарды. Аңарчы ул Татар дәүләт гуманитар педагогия университетының татар теле һәм әдәбияты факультетын тәмамлый, армия сафларында - ракета гаскәрләрендә хезмәт итеп кайта.
Участок вәкаләтлесенең бер генә көне дә мәшәкатьсез, маҗараларсыз узмый торгандыр. Аларга участоктагы тынычлыкны һәм кешеләрнең иминлеген саклау белән беррәттән, халык арасында профилактик эш алып бару бурычы да өстәлгән. Җинаятьчелекнең мошенниклык, наркомания, терроризм һәм экстремизм кебек төрләре тамыр җәйгән заманда бу аеруча актуаль яңгырый. Кеше күзеннән читтә булганлыктан, аның участогындагы авылларны төрмәдә утырып чыккан бәндәләр дә үз итә икән. Боларга тәртипсез яшәү рәвеше алып баручы гаиләләр дә өстәлә. Андыйлар күп булмаса да, һәр авыл саен бар ди Салават. Мәскәү - Уфа трассасындагы даими булып торучы юл-транспорт һәлакәтләре дә, административ тәртип бозулар да, җинаять кылу очраклары да, участоктагы вак урлашулар да аның эшен бермә-бер катлауландыра. Әмма зарланмый хокук саклау органнарында эшләп бай тәҗрибә туплаган Салават. - Үзебез сайлаган язмыш, - ди ул тыйнаклык күрсәтеп. Башка тармак хокук сакчылары белән беррәттән, ул да районның һәм полиция бүлегенең иҗтимагый тормышында актив катнаша. Мәсәлән, без аның дзю-до көрәше белән теләп шөгыльләнүен һәм әлеге ведомство үткәргән ярышларда призлы урыннарга лаек булганын ишетеп беләбез. Яңа вазифасында бер генә ел хезмәт куйса да, инде үз эшенең остасына әверелгән. Авыр да, катлаулы да, шул ук вакытта мактаулы да хезмәте аңа һәм аның хезмәттәшләренә бары тик сөенечләр генә алып килсен.
Фәнил Гаязов.
Автор фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев