Теләче Информ

Җор телле ветеран

Безнең Югары Кибәхуҗа авылы җирлегеннән ут эченә 580 кеше чыгып китә. Бүгенге көндә исән-имин әйләнеп кайтканнары арасында да бердәнбер сугыш ветераныбыз исән. Ул Төрек-Тәмте авылында гомер итүче Шакиҗанов Нургали Мөхәммәтҗан улы.

Нургали абый 1924 елның 24 апрелендә Төрек - Тәмте авылында крестьян гаиләсендә дөньяга килә. 1936 елда каты авырудан соң әтиләре якты дөньядан китә. Шулай итеп Нургали абый 10 яшендә әтисез кала. Шул көннән тормышның бар авырлыгын үз җилкәсендә татырга туры килә аңа. «Гаиләдә өч бала идек. Печән, утын бирәбез дигәч әнигә җиңелрәк булсын дип төрле эшләрдә эшләдем. Монысы авыр, булдыра алмыйм дип тормадым. Сугыш башланганда миңа 16 яшь иде. 17 яшем тулгач, 1942 елның октябрь аенда сугышка алдылар. «Моннан нинди солдат чыксын, чебеш кадәр генә бит бу», - дип көлделәр, ә хәрби комиссия үткәндә табиблар кулыма "годен" дигән язу тотырды, - ди сугыш ветераны, - әни, ике сеңлем мине елап озатып калды». Орчык кадәр генә Нургалигә сапёр булып бөтен форнтны узарга туры килә. 1942 елны Мәскәү өлкәсенең Муром шәһәрендә укулар үтә. Частьлары - 125нче саперный батальон. 1943 елдан Ладога күле аша үтеп, Ленинград фронтында хезмәт иттә ул.
- Если ты мину не найдешь, она сама найдет тебя,- дип әйтә иде командир. Аның сүзләре бүген дә колакта яңгырап тора. Бервакыт снярад шартлап, балчык өеме астында калдым, ярый әле иптәшләрем казып чыгарды. Үлемем шушы икән дип уйладым ул вакытта, - дип сөйли ветеран.
Сугыш беткән дигән хәбәрне Эстониянең Нарва шәһәрендә ишетә ул. Нургали абыйга сугыш беткәннән соң да өч ел мина эзләргә туры килә. Туган ягына ул 1948 елның март аенда гына әйләнеп кайта. Кайткач Ямбулат авылы кызы Зөлкамал белән гаилә корып, дүрт бала тәрбияләп үстерәләр, инде 65 ел бергә алар. Сугыштан соң урман каравылчысы, ындыр бригадиры булып хезмәт куя. Гадел, төгәл бригадирны хезмәттәшләре, авылдашлары да үз итә.
Ветераныбыз Нургали абый үзенең 91 яшьен тутырса да , аның хәтере хәзер дә бик әйбәт, акылы камил, командирларының, фронтташ дусларының исем-фамилияләрен яхшы хәтерли. Кайсы елда нинди шәһәрләдә булганын тәфсилләп сөйли. Әле озак еллар шулай яшь буын өчен тере тарих булып, саулыкта, тигезлектә яшәргә язсын аңа.
Гөлчәчәк
Гинатуллина
Югары Кибәхуҗа урта мәктәбе педагог-оештыручысы.
Редакциядән: Җор телле, кечкенә генә гәүдәле, гаҗәеп кеше ул Нургали абый. Әле туган көне алдыннан гына Теләче урта мәктәбендә башлангыч сыйныф укучылары белән дә очрашуга килгән. Әлеге җылы, ихлас чара турында Мәрзия ханым Фазлыевадан хат алдык. Балалар ветеранның тормыш юлы турында йотлыгып тыңлаган, аңа үз һөнәрләрен күрсәткән, сорауларын биргән. Әлеге очрашу ике як хәтерендә дә озак сакланыр әле.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: